ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген районның актлар залында район башлыгы урынбасары С.Осянин авыл җирлекләре башлыклары белән утырыш үткәрде.

Бүген районның актлар залында барлык предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән район башлыгы урынбасары С.Осянин җитәкчелегендә “Эшлекле дүшәмбе” узды.

Бүген Югары Ослан гимназиясенең “Юнармия” хәрби – патриотик хәрәкәте “Патриот” республика үзәгенә “Ватанның яшь сакчылары” җәйге уку җыенына китте..

19 нчы августта районның “Коргуза кызлары” һәм “Патрики егетләре” вокаль ансамбльләре Янки Купала музее хезмәткәрләре белән Кама Тамагы районының Красновидово авылында “Алма Спассы” бәйрәмендә катнаштылар.

14 – 21 август арасында МВД отчетларына караганда Югары Ослан эчке эшләр бүлегенә 131 хәбәр кергән.

Узган ял көннәрендә Югары Осланның футбол кырында чираттагы мини-футбол Чемпионаты узды.

Узган җомгада картлар йорты янында өлкән яшьтәге һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләр өчен кечкенә Сабантуй булып узды.

16-20 август көннәрендә Югары Ослан районының профсоюзлар лидеры Лилия Хөрмәтуллина “Муниципаль берәмлекләрдә социаль партнерлык:тәҗрибә һәм үсеш перспективалары” дигән регионара семинарда катнашты.


20
август, 2017 ел
якшәмбе

Мәйдан авылында инде 7 ел рәттән «Преображение господня» бәйрәменә багышланган авыл көне бәйрәме уздырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International