ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле Югары Ослан халкы!

Сезнең игътибарыгызга Буа электр челтәре хуҗалыгы үткәрә торган профилактик һәм ремонт эшләре белән бәйле 10-26 нчы  май көннәрендә ут сүнеп тору хәбәрен җиткерәбез.

Бүген план кысаларында Россия Федераль Думасы депутаты Ирек Зиннуров Югары Осланның “Бердәм Россия” приемныенда гражданнарны кабул итте.

Хөрмәтле Югары Ослан халкы һәм районыбыз кунаклары!

2017 нче елның 2 нче маенда 11.00 сәгатьтә районның Геройлар паркында данлы хезмәте өчен орден аалган югары осланлыларга мемориаль такта ачуның тантаналы чарасы булачак.

24 нче апрельнең 18.00 сәгатеннән башлап, 25 нче апрельнең 18.00 сәгатенә кадәр төнлә һәм көндез секундына 15-17 метр тизлектә төньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә.


21
апрель, 2017 ел
җомга

Хөрмәтле коллегалар, кадерле ветераннар! Сезне профессиональ бәйрәмегез – җирле үзидарә көне белән котлыйм!

Бүген #ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе кысаларында район шифаханәсенең табиб- стоматологы Алексей Ключников Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернатында яшәүче тыл хезмәткәрләре арасында профилактик осмотр уздырды.

21 нче апрельдә Казанның “Баскет-Холл”  спорт комплексында  5 нче Халыкара татар теле олимпиадасының нәтиҗәләре буенча тантаналы чара булды. Җиңүчеләр арасында Югары Ослан районы укучылары да бар. Алар: Иннополис лицееның 10 нчы класс укучысы Чернухина Ольга һәм 8 нче класс укучысы – Газизова Гүзәл.

22 нче апрель – совет чорының истәлекле датасы. В.И.Ленинның туган көнендә укучыларны пионерга кабул иткәннәр, өмәләр оештырганнар, хезмәт лозунглары яңгыраган.

ТР ның Юстиция Министрлыгында муниципаль хезмәткәрләрнең  доходлары, расходлары, мөлкәте турында справкалар тутыру сораулары буенча “кайнар линия” оештырылды.

18 нче апрельдә район Башкарма комитетында Хезмәттә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре комиссмиясе Иннополиста яшәүче Ң.В.Ушаковадан килгән язмача конфликтны карауга багышланган комиссия утырышы булып узды. Аның төп темасы үзенең муниципаль хезмәт эшеннән тыш АНО “Иннополис шәәре үсеше фонды” нда да түләүле эшчәнлек алып баруы турында иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International