ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2017 ел
җомга

21 нче апрельдә район башлыгы Марат Зиатдинов районнарга ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналары тарату тантанасында катнашты.

25 нче апрельдә ТР Росреестры идарәсе бердәм консультацияләр көне игълан итә. Халыкны үзен борчыган сораулары белән Росреестр, Кадастр Палатасы, Пенсион фонд, Налог хезмәте, Казанның Башкарма комитеты кабул итәчәк.

17 нче  апрельдә Матюшино урта мәктәбе  укучылары Гадельшина Яна (9кл.) һәм Токарева Лия (11кл.) ОБЖ буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында катнашу өчен Санкт-Петербург шәһәренә киттеләр. Кызлар Татарстанның җыелма командасы составына керә. Командада барлыгы 7 укучы. Әлеге сәфәрдә балаларны остазлары  - Гаделшин Илгизәр Әнвәр улы озата бара. Олимпиаданың йомгаклау  этабына кызлар теория буенча да, практика буенча да бик актив һәм интенсив әзерләнделәр.

19 нчы апрельдә районның Туган якны өйрәнү музеенда гимназия укучылары өчен “Татарстан – минем республикам” дип аталган музей дәресе уздырдылар. Чараның максаты – укучыларны туган якның тарихы, табигате, культура һәйкәлләре белән таныштыру.


19
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Кичә районның барлык мәктәпләрендә 4 һәм 5 нче сыйныф укучылары арасында рус теленнән Бөтенроссия тикшерү эшләре башланды.

Мәгариф системасының сыйфаты, анда эшләүче укытучыларныкыннан югарырак була алмый.

Югары Ослан гимназиясендә 7-11 нче сыйныфлар арасында узган фәнни-гамәли конференция шулай дип аталды. Мондый конференция инде 3 нче тапкыр уза. Аны “Спектр” дип аталган фәнни оешма җитәкчесе, район физика укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе Л.Штатнова хәзерли.

Олы Мәми мәктәбендә технология укытучыларының “Иҗади мәсьәләләр чишкәндә балаларның кызыксынучанлыгын үстерү” дигән темага семинары булып узды.

19-21 нче апрель көннәрендә Татарстанда һава торышы һәм юллардагы шартлар үзгәрә.

Югары Ослан районынның «Казан — Ульяновск» юлындагы Кама Тамагы районына таба юл өлеше 4 нче апрельдән 30 нчы октябрьгә кадәр вакытлыча ябылып торачак. Анда ремонт барачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International