Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте.
Татарстан Республикасы Росреестры идарәсе ял һәм бәйрәм көннәре графигы буенча документларны кабул итү мәгълүматын җиткерә:
2017 нче елда Ватанны саклаучылар көненә багышланган геройлар чабышы ярышлары Казанда түгел, ә Югары Осланда узачак. Моның турыда ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта яшьләр һәм спорт Министры Владимир Леонов әйтте.
17 нче февральдә Яшел Үзән шәһәрендә традицион “Ел укытучысы” конкурсының зона этабы булып узды. Югары Ослан районыннан анда яшьләр оешмалары Үзәгенең директоры Любовь Камашева һәм гимназиянең педагог - организаторы Елена Соловьева катнашты.
Район культура йорты һәм Яшьләр клубы”Ассорти” бию ансамбленең юбилей концертын оештырды. Бу хореографик коллектив инде 10 ел үзләренең педагоглары Полина Осиповна белән зур концертлар күрсәтеп, җиңүләр яулыйлар.
Бүгенге көндә Октябрьский клубында ремонт эшләре дәвам итә. Тәрәзәләрне һәм ишекләрне алмаштыргач, бинада җылырак һәм маткуррак була башлады.
Бүген 90 яшьлек юбилее белән Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл батыры Камашев Алексей Николаевичны котладылар. Аны котларга район башлыгы урынбасары С.Осянин, авыл җирлеге башлыгы урынбасары В.Раков, ветераннар Советы рәисе Р.Троицкая, туганнары һәм якыннары килгән иде.
18 нче февральдә Актанышта 49 команда катнашында ТР мәгариф хезмәткәрләренең кышка Спартакиадасы булып узды.
Хөрмәтле Югары Ослан халкы!
Сезнең игътибарыгызга Буа электр челтәре компаниясе ремонт һәм профилактик эшләр башкарылу сәбәпле 6 нчы февралҗдән -24 нче мартка кадәр көннәрдә ут сүнеп торачагын хәбәр итә.
Аның турындагы мәгълүмат монда: Информация о проведении ремонтных и профилактических работ на объектах электросетевого хозяйства (Скачать)
Югары Ослан автоинспекциясе штраф түләмәгән автомобиль йөртүчеләрнең автомобильләрен арестовать итә. Андыйлар бүгенге көндә әлегә 2 әү.