22 нче февралҗдә район балалар китапханәсендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Солдат тормышы турында...” дип аталган әдәби – уен программасы куелды. Хәзер без Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәбез, ә элек ул Хәрби диңгез флоты һәм Совет Армиясе көне дип атала иде. Аның турында тарихта һаман бәхәсләр бара әле.
Масленица бөек пост алдыннан билгеләп үтелә торган традицион славян бәйрәме.
Районның “Чемпион” спорт клубында Ватанны саклаучылар бәйрәме алдыннан район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен спорт ярышлары уздырылды.
Хөрмәтле Югары Осланлылар!
28 нче февральдә район гражданнарын Федераль дәүләт Думасы депутаты Зиннуров Ирек Хәйдәр улы кабул итә. Ул 11.00-12.00 сәгать арасында Чехов урамы 54 нче йортта (авыл җирлеге бинасы) уза.
Район үзәк шифаханәсендә йомгаклау советы булып узды. Аның эшендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева һәм Башкарма комитетҗитәкчесе урынбасары Гөлия Камалетдинова катнашты.
Районның яшьләр клубы Ватанны саклаучылар көненә багышланган өстәл теннисы буенча ярышлар уздырды. Аның максаты бу төр спортны балалар арасында популярлаштыру һәм балаларны спортка тарту иде.
Җир хокукы мөнәсәбәтләре иң күп сорау тудыручы тармак. Моны тагын бер кат исбатлаучы нәрсә күптән түгел бу сораулага багышланган Росреестр уздырган “кайнар линия” булды. Аның иң кызыклы һәм әһәмиятлеләренә сезнең иг]тибарыгызны юнәлтәбез.
Бүген район Башкарма комитеты бинасында гражданнарны авыл җирлеге башлыгы урынбасары В.Раков, район башлыгы каршындагы иҗтимагый Совет рәисе Р.Халиков, имам-мөхтәсиб Гали хәзрәт Зиһаншин һәм депутат К.Корчагин кабул иттеләр.
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Виктор Тимиряев гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте.
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте.