ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле райондашлар!

28 ел элек 1989 нчы елның 15 нче февралендә Әфган җиреннән соңгы колонналар чыгарылды. Шуннан башлап Россиядә бу көн  сугышчы – интернационалистларны искә алу көне булып тарихка кергән.


14
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Хөрмәтле Югары Осланлылар!

Буа электр челтәре компаниясе Сезнең игътибарыгызга районның электр объектларында  профилактик һәм ремонт эшләре барганлыктан, 2017 нче елның 1-24 март көннәрендә ут сүнеп торачагын хәбәр итә.

Бүген, 14 нче февральдә, Югары Ослан авыл җирлеге бинасында районның мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы белгечләре гражданнарны борчыган сораулары буенча кабул иттеләр.

Бүген район Башкаррма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары В.Тимиряев гражданнарны кабул итте.

Бүген район Башкаррма комитеты җитәкчесе Л.Хәкимҗанов гражданнарны кабул итте.

Хөрмәтле Югары Ослан халкы!

2017 нче елның 16 нчы февралендә районның үзәк китапханәсе Сезне район шагыйре Тихонова Татьяна Федоровна белән очрашу булачак. Очрашуның исеме: “Сезнең куанычның чиге булмасын..” дип атала. Кич буе Сезнең игътибарыгызга гитара астында җырлар һәм лирик шигырьләр яңгыраячак.

Югары Ослан районы Юашкарма комитеты 2016 нчы ел декабрендә Бердәм мәгълүмати системасы сатып алулар буенча эшкәртмәләр керткәнгә күрә кирәкле органнарның сатып алу планнары, графиклары урнатырылмыйча калуын хәбәр итә. Мәсәлән, электр энергиясе, җылылык энергиясе буенча булган заказлар процедурасын заказчик үзе ЕИС та бастырып чыга. Аның өчен заказчик электрон кибеттә гариза яза, аннан соң 5 көн көтә, контракт төзи, ЕИС та бастыра.

27 нче февральдән 7 нче мартка кадәр “Агробизнес кадрларының квалификациясен күтәрү татар институтында” умартачыларның белемен күтәрү программасы тормышка ашырыла.

Бүгенге көндә беренче бурыч – сыйфатлы һәм тиз дәүләт услугасы күрсәтү. Документлар никадәр дөрес һәм тиз  рәсмиләштерелсә, шуның кадәр тизрәк экономика алга бара, ә нәтиҗәдә һәрберебезнең тынычлыгы.

“14+”! Кадерле дуслар! 14 нче февральдә 18.30 сәгатьтә район культура йортында беренче мәхәббәт турында дулкынландыргыч “14+”! дип аталган фильм күрсәтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International