ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2017 ел
җомга

Бүген Макыл мәктәбендә мәгариф хезмәткәрләренең  чаңгы шууның шорт-трек спорт төре буенча ярышлар булып узды.  Анда ярышлар өчен бик уңайлы шартлар тудырылган иде.

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре 2017 нче елның январь аенда барлыгы 289 баш бозау алганнар. Бу: ОАО «КВ АГРО» - 186 баш – 67%, ООО «АПК «Заволжье» - 75 баш – 75%, ООО «Агрофирма «Заря»  - 15 баш – 65% ка туры килә. Белгечләр әйтүенчә, бозаулау вакыты 1 нче кварталның ахырында үсәчәк һәм картина да яхшыга таба үзгәрәчәк.

2017 нче елның январь аенда архив бүлегенә гражданнардан 60 мөрәҗәгать хаты кергән. Ә 2016 нчы елда гражданнарның 90% ы башка район һәм регионнардан күп вакыт сарыф итеп клүчеләр.

Бүген район китапханәсендә Рунет куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында “Балаларга интернетның куркынычы турында сөйләгез” дигән дәрес үткәрелде.

Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов ТР ның Информатизация Министрлыгында 2016 нчы ел нәтиҗәләре һәм 2017 нче елга планнарга багышланган коллегиядә катнашты. Коллегия эшендә ТР Президенты Р.Миннеханов та, РФ ның информатизация һәм элемтә Министры Н.Никифоров та бар иде.

Яшел Үзән шәһәренең “Маяк” спорт комплексында30 нчы февральдән 6 нчы мартка кадәр 18 яшьлек кызлар арасында авыр атлетика буенча ярышлар булды.

Бүген район Советының актлар залында Совет һәм Башкарма комитетның профсоюз оешмасы утырышы булып узды.

Бүген районның Үзәк китапханәсендә восктан келье ясау. Умартачылык белән шөгыльләнү турында китап күргәзмәсе эшли.

Бүген ТР ның авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министрлыгы фемерларның 17 нче съездын уздырды.

Быел беренче тапкыр 5-9 нчы сыйныф ата-аналар коитетлары арасында республикакүләм “Сыйныфтагы дуслык сере” дип аталган конкурс игълан ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International