Казандагы бокс һәм өстәл теннисы Үзәгендә ТР ның атказанган тренеры Михаил Штейнгартка багышланган бокс ярышлары булып узды. Турнирда безнең районның спорт клубы укучылары Лыкин Артем, Масленников Роберт, Филиппов Дмитрий, Гисматуллин Ранель, Насыйров Данис, Марцынюк Дмитрий катнашты.
20 нче январьда районның Үзәк китапханәсендә “Татарстан тарихын ясаучы затлар” дип аталган күргәзмә барлыкка килде. Ул Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка багышланган.
Дәүләтнең иң төп бурычларының берсе – гражданнарның яшәү шартларын яхшы дәрәҗәгә кую. Моның өчен кешеләрне торак белән тәэмин итү зарур. Шуңа күрә район җитәкчеләре авыл халкына яхшы яшәү шартлары тудыру һәм аларны бәхетле итү турында уйларга тиеш.
20 нче гыйнвар көнне Югары Ослан мәктәбендә Бөтенрәсәй "Ел укытучысы" конкурсының муниципаль этабы үтә.
18 нче январьда Югары Осланның Үзәк мәчетендә район иммамнары җыены булып узды. Аның эшендә Айрат Билалов - ТР мөселманнар идарәсенең юридик бүлеге башлыгы, Рафис Шахвалиев – Аппарат җитәкчесе дә катнашты.
24 нче январьда 11 сәгатьтә Югары Ослан район Советының чираттагы 15 нче утырышы булачак.
19 нчы январьда Бөек Ватан сугышы ветераны , тыл батыры Варлахина Анна Осиповнаны котларга район башлыгы Марат Зиатдинов, авыл җирлеге башлыгы урынбасары В.Раков, ветераннар Советы члены А.Иванов һәм якыннары килде.
ТР Синоптиклары хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә һава торышының кискен үзгәреше көтелә.
2017 нче елның 1 нче январеннан ТР Росреестры Порталында (www.gosuslugi.ru, ) регистрациягә гариза бирүчеләр өчен түләү 30 % ка кимрәк билгеләнә. Аны ЗАГС ның үзегезгә уңайлы һәр бүлегендә тормышка ашырып була.
Бүгенге көндә районның авыл хуҗалыгы сөт җитеәтерү предприятиеләрендә тәүлегенә 46 тонна тәшкил итә. Ә ООО «АПК Заволжье» да күрсәткечләр алдагы елга караганда 1600 кг га кимрәк. Бу хуҗалыкта иң аз сөт җитештерү: 1 сыерга – 8 кг.