16 нчы январьда Башкарма комитет җитәкчесе Л.Хәкимҗанов җитәкчелегендә Иҗтимагый торак комиссиясе утрышы булып узды.
Кичә Октябрьский авылы культура йортында халык җыены булып узды.
25нче гыйнвар көнне Вахит авыл мәдәният йортында халык җыены узды. Җыен эшендә Югары Ослан районының Башкарма комитеты башлыгы Л.С.Хакимзянов, район Советы, Башкарма комитеты, оешмаларының һәм учреждениеләренең җитәкчеләре катнаштылар. Көн тәртибе авыл җирлеге башлыгы Җәләлетдинов Альбертның "Вахит авыл җирлеге Башкарма комитетының 2016 елның эшчәнлеге һәм 2017 елга планнар турында" хисап докладыннан һәм участковый полиция хезмәткәре Дергунов Н.Е. чыгышыннан торды. Ахырдан Югары Ослан районының Башкарма комитеты башлыгы Л.С.Хакимзянов нәтиҗә ясап халыкка үзенең теләкләрен җиткерде һәм Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм Гадәттән тыш хәлләр Министры Р.З. Хабибуллин исеменнән Салимуллин Рифат Равкат улына рәхмәт хаты тапшырды.
21 нче январьда спортның ушу төре буенча ТР беренчелеге булып узды. Бу ярышларда районның ДЮСШ тренеры Р.А.Хәмзин үзенең командасы белән катнашты.
Халыкта элек-электән шундый сүз йөргән: “Хатын-кыз күпме озак курчак белән уйнаса, ул шулкадәр яшь һәм бәхетле булып булып кала”. Шундый девиз астында районның яшьләр клубында “”Курчак – сакчы” дип аталган мастер-класс булды.
2014 нче елда гамәлгә кергән РФ ның 277 – ФЗ ның законсыз агач кисү, аны үзеңә алып кайтып эшкәртү өчен булган җаваплылык турындагы 191.1 маддәсе 300 мең штраф, я булмаса ирегеннән азат итү кебек җинаять билгеләмәсе чыгарган.
20 нче январьда Соболевское авылында Павел Семенович һәм Людмила Филлиповна Магиннарның зөбәрҗәт юбилейларын билгеләп үттеләр.
Кышкы көннәрендә балаларның иң яраткан урыннары шугалак була. Менә Макыл урта мәктәбенең территориясендә шугалак әзер.
“Ивановлар исеме белән җир яши” – шулай дип атала Александр Якимович Иванов китапханәгә бүләк иткән китап. Бу – шаҗәрә китабы, аның фамилия кыйммәтлеге иң төп әһәмияткә ия. Ул китапханәдә сакланачак бу китапны бәлки киләчәк буын Ивановлар дәвам итеп язар.
Югары Ослан районында яңа 2017 нче ел башына эшсез утыручылар саны 30 кеше, бу республикага караганда күпкә түбәнрәк. Безнең район территориясендә бик кп яңа оешмалар булганлыктан, кешеләр эш белән тәэмин ителгән, ләкин кайберләренең квалифкацион дәрәҗәсе генә туры килеп бетми.