6 нчы январьда Килди авылы клубында яшьләр өчен Святки багулары булып узды.
Культура йорты спорт залында җәядән ату буенча “Югары Осланда 2017 нче ел кышы” дип исемләнгән ачык турнир булып узды.
Яңа ел бәйрәмендә Рус Макылы Яшҗләр клубында кызлар арасында өстәл теннисы турниры булып узды.
Шул исем астында район Үзәк китапханәсендә китап күргәзмәсе эшли башлады. Бу бәйрәм кебек башка бер бәйрәм дә халыкны, төрле милләт вәкилләрен, төрле дини катламнарны берләштерми.
Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!
Сезне чын йөрәктән Раштуа бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм!
Вифлеем йолдызының ягымлы нурлары бик күп гасырлар элек Коткаручының тууы турында хәбәр бирде, бүген дә ул дөньядагы барлык христианнарның күңеленә яктылык, иман, өмет һәм сөю өстәп тора. Раштуа миһербанлылык, Ана булу бәхете кебек олы хисләр белән сугарылган, ул безгә шәфкатьлелек һәм гаделлек, рухыбызның мәңге какшамас нигезләре турында һәрчак искәртеп тора.
Менә Яңа 2017 нче ел башланды гына, югыйсә. Ләкин төзелеш мәйданы бик актив фазага кереп киткәнче, бу өлкәгә караган производствоның иң мөһим сорауларны күтәрергә инде кирәк.
Район хастаханәсе яңа елның беренче көннәреннән үк штат режимында эшли башлады. Инде беренче 5 көндә үк кешеләр күпләп медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иттеләр. Аларның саны 71 гә җитте, аларның 27 се палатага салынды. Алар арасында югары температура белән – балалар, төрле травмалар, сынулар белән – олылар.
Беренче 2 яңа ел көннәрендә Югары Ослан районында да исерек килеш руль артына утыручылар булды. Аларның саны – 4 әү.
Бүгенге көндә ГИМС Иделдәге бозга рейд ясады. Аның тикшерүләренә караганда Аракчино – Югары Ослан боз юлы калыная, хәзерге вакытта бернинди куркыныч хәлләр регистрацияләнмәгән. Бозның калынлыгы 43 см, бу боз 3, 5 тонна күтәрә дигән сүз.
Татарстанда кискен рәвештә һава торышы үзгәрде: кар ява, буран себерә, юлларда - тайгак.