Район Район Башкарма комитетының культура бүлеге әйдәп баручы хезмәткәр урынының вакантлы икәнен хәбәр итә.
Татарстан хөкүмәте республика банкларында барлыкка килгән ситуацияләрне тыныч кабул итәргә өнди.
Бүген Татарстанның МЧС хезмәте боз аша юлны ачарга карар кылды.
15 нче декабрьдә Югары Ослан Советы Аппаратында аттестация комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Аларның аттестациясе 3 елга 1 тапкыр уза. Аттестацияне бу юлы 2 кеше узды.
Югары Осланның Рузилә Сафиуллина авылдашларына үз бакчасында озак еллар үскән бик матур чыршысын бүләк итте. Ул чыршы хәзер бик матур бизәлеп, төрле төсләрдәге утлар яктыртып Ял паркында басып тора.
Район музыка мәктәбе укытучысы Л.Яковлев укучылары Чабаксар шәһәрендә узган регионара фестиваль-конкурстан җиңү алып кайттылар.
Яр Морквашы мәктәбенең тренеры Радик Хәбибуллин GPA/GPA-D/IPO версияләренең аерым хәрәкәтләре буенча пауэрлифтинг төрендә дөнья Чемпионатында 1 нче урынны яулады.
Кичә “Березка” балалар бакчасында милли сәнгать аша балаларда музыка, бию, театр, җыр, уеннарга мәхәббәт тәрбияләүгә багышланган семинар булып узды.
Хөрмәтле Югары Ослан халкы! 9-24 нче январь көннәрендә Буа электр челттәре компаниясе электроэнергия чыганакларында прфилактик һшм ремонт эшләре барганлыктан, ут сүнеп торачагын хәбәр итә.
1-15 нче декабрь көннәрендә районның Туган якны өйрәнү музеенда Коррупциягә каршы чаралар уздырылды.Тормыш үзе балаларны негатив проблемаларга тарта, аның тозагына бар кеше дә эләгергә мөмкин.