ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2016 ел
җомга

Бүген, 25 нче ноябрҗдә Район Советының актлар залында “Югары Ослан районының 2018-2019 нчы ел планына кертелгән 2017 нче ел бюджеты” дигән Совет карары проекты халык алдында тыңланды. Аның эшендә предприятие һәм оешма җитәкчеләре, район халкы катнашты.

Районның Туган якны өйрәнү музее инде 2 нче ел “Татарстанның музейлары язы” акциясендә актив катнаша.

23 нче ноябрьдә безнең районда Татарстан экономика Министрлыгы оештырган «Бизнес-десант» семинары булып узды.

Яңа гына булып узган җыенда халык яңа мэр итеп 36 яшьлек Руслан Шагалеевны сайлады. Сайлаулар законнар тәртибендә узды: шәһәрдә регистрацияләнгән гражданнар гына тавыш бирде. Мэрның полномочиеләренең срогы 5 кенә ел, ул шул ук вакытта Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын да башкара. Алдагы мэр үзенең постын 24 нче ноябрьдә калдырды.


24
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләр порталында “Халык контроле” сервисы яңартылды. Хәзер гаризәләрне номер һәм текст буенча табып була, шулай ух шәхси кабинеттан да эзләп була.

23 нче ноябрьдә районның картлар һәм инвалидлар йортына Иннополис шәһәреннән кунаклар килеп китте. Алар ӘНИ ләр көненә багышланган мәрхәмәтлек көне концерты бүләк иттеләр.

Россия Президенты В.Путин пенсионерларга бердәм түләнә торган 5мең сум акчага кул куйды. Ул акча Россия территориясендә яшәүче һәр пенсионерга 31 нче декабрьгә кадәр түләнәчәк.

1 – 20 декабрҗ көннәрендә Роспотребнадзор балаар товарларын сату һәм алу куркынычы буенча гражданнар белән техник консультация уздыра. Бу сораулар буенча “кайнар линия” 8843 (79-)2-11-86 телефоны аша тормышка ашырылачак.

Бу елның май аенда ТР хөкүмәтенең предпринимательләрне үстерү максатыннан үткәргән проектлар эшендә безнең районнан Илнур Сөнгәтуллин да катнашкан иде.

Югары Ослан районында газета  журналлага язылу буенча хәйрия акциясе башланды. Бу эштә беренчеләрдән булып район башлыгы үз ярдәмен күрсәтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International