ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Югары Ослан халкы!

Билгеле мәгълүматлар буенча, Печищега кадәр йөри торган “СК Татфлот” рейсы әлегә расписание буенча (07-00; 08-00; 12-00; 13-00; 16-00)  йөри, ә 17 нче октябрьдән   07-00; 12-00; 16-00, 18.00 сәгатьләрдә аны  рейс Ом алмаштыра.

11 нче октябрьдә районның 85 елы туган айда районның ЗАГС бүлеге 85 нче бала тууын регистрацияләде. Бу “Юбилей баласы” Александр һәм Марина Бугурновлар гаиләсендәге икенче кыз. Аның исемен Карина дип атаганнар.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре агымдагвы елның 9 аена 133758 центнер сөт җитештерде. Бу күрсәткеч алдагы елгыга караганда 3538 центнерга күбрәк дигәнне аңлата. Аның үсеше Макыл терлек фермасы һәм фермер хуҗалыклары аркасында бара.


12
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Кичә районның Укучылар мәктәбе Югары Ослан урта мәктәбендә “Минем яраткан укытучым” дигән 5 нче республика конкурсының “Шигырь” номинациясен үткәрде.


11
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Олы Мәминең авыл китапханәсе каршындагы мини-музейга республиканың Милли музееннан тарих фәннәре кандидаты Н.А.Халиков, өлкән фәнни хезмәткәр И.Р.Газизуллин экспедиция составы булып китте. Аның составына Янки Купала музее директоры Р.Ю.Абызова да кергән. Китапханә җитәкчесе Г.Я Скарлухина “4 гасырны эченә алган авыл тарихы” дигән экскурсия ясады.

Бүген, 11 нче октябрьдә, Югары Ослан авыл җирлеге бинасында район иҗтимагый Советы членнары Р.Халиков һәм В.Зиятдинов гражданнарны борчыган сораулары буенча кабул иттеләр.

Бүген район Башкаррма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары В.Тимиряев гражданнарны кабул итте.

Бүген район Башкаррма комитеты җитәкчесе Л.Хәкимҗанов граьданнарны кабул итте.


10
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Идел буе урманчылыгы җитәкчесе И.Исмәгыйлев районда уза торган “эшлекле дүшәмбе”утырышында “Урман утырту көне” дигән Бөтенроссия акциясенең барышы турында отчет бирде.

Узган шимбәдә район Советы һәм Башкарма комитеты хехмәткәрләренә грипптан вакцинация ясадылар. Ел саен көз айлары җитүгә кискен вируслы йогышлы авырулар тарала башлый. Татарстанда елдан-ел 13% тан артык кеше йогышлы грипп белән авырый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International