ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Хөрмәтле Югары Ослан халкы! 2016 нчы елның 9 нчы апрелендә районның “Чемпион” спорт клубында Татарстанның атказанган тренеры Гатин Ринат Гәмәр улының 75- еллыгына багышланган көрәш ярышлары булачак. Барыгызны да бу ярышларга чакырып калабыз. Җиңүчеләрне район башлыгы призлары көтә.

Дзержинск шәһәрендә 30 нчы марттан 3 нче апрельгә кадәр Идел буе Федераль округының авыр атлетика буенча ирләр һәм хатын-кызлар арасында чемпионаты булып узды. Бу ярышлар Владикавказда узачак Россия Чемпионатына сайлап алу этабы.

Районның ЖКХ бүлегенә еш кына түбәндәге сорауны бирәләр: Торакта бер мәйданда яшәүче гражданнар өстәмә квадратлар өчен түләргә акчасы җитмәсә нишләргә тиешләр?

Татарстан Республикасында күп еллардан бирле Президент кулы астында хәйрия эшләре буенча Совет эшләп килә.

2015 нче елда ТР ның эчке эшләр Министрлыгына  һәм аның территориаль органнарына  дәүләт хезмәте сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең саны күбәйде.

Узган шимбәдә Макыл урта мәктәбе спорт залында районның 85 еллыгына багышланган волейбол матчы булып узды.

Печище авыл җирлегендә югары басымлы газ трубаларына ремонт эшләре барганлыктан, 5 нче апрельдә 10.00-12.00 сәгать аралыгында Киров урамының  82 йортында газ сүнеп торачак.


4
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген “Өмет утравы” халыкка социаль ярдәм күрсәтү Үзәге Югары Ослан районы ПДН инспекторы белән бер гаиләгә сигнал буенча бардылар.

Бүген район полициясе наркотикларга каршы көрәш комиссиясе белән реабилитацион үзәкнең эшчәнлеге белән танышырга барды.

Бүген балалар тәрбияләүчеләрнең прфессионалҗ конкурслары тәмамлана. 1, 2 нче апрелҗ көннәрендә Казанның 178 нче номерлы мәгариф Үзәгендә “Иң яхшы класс җитәкчесе” дигән конкурсның финалы булды. Анда республиканың 19 район һәм шәһәреннән укытучылар катнашты. Безнең районнан Куралово мәктәбенең 5 нче сыйныф укытучысы Н.Сарбаева да шулар арасында ярышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International