ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2020 ел
шимбә

Бүген Югары Ослан районы Советы һәм Башкарма комитеты аппаратында гражданнар хатлары һәм мөрәҗәгатьләре белән эшләү, агымдагы сораулар буенча традицион киңәшмә узды. Киңәшмәне район башлыгы Марат Зиатдинов алып барды. Шулай ук киңәшмә эшендә һәрвакыттагыча палаталар рәисләре, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы катнашты.

2009 елдан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Кадрлар резервы» республика яшьләр проектын (алга таба – Проект) үткәрә.

Куралово авыл клубында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү предприятиеләре хезмәтчәннәрен хөрмәтләү булды. Авыл хуҗалыгы елына шундый тантаналы йомгак ясау районда традициягә әйләнде. Пандемия белән көрәшү кысаларында барлык саклык чараларын үтәп, тантаналы чарага җитештерү алдынгылары чакырылган иде.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде

18 сәгатьтән метеорологик күренешнең көчәюе турында Консультация-кисәтү. 


18
декабрь, 2020 ел
җомга

Хөрмәтле Югары Ослан халкы! Сезнең игътибарга электр энергиясен өзү графигын тәкъдим итәбез.

21.12.20-09-00-10-00 һәм 16-00-17-00.

2020 елның 18 декабрендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең 2020 елга Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2021 елга республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары буенча уртак коллегиясе узды.

«Мәдәният» милли проекты һәм чүлмәк ясау түгәрәкләре сатып алу ярдәмендә укучыларда яңа иҗади күнекмәләр алу, шулай ук балалар сәнгать мәктәбенең белем бирү процессына яңа предмет – керамика кертү мөмкинлеге туды, бу исә укучыларның декоратив - гамәли сәнгать бүлегендә контингентын арттырырга мөмкинлек бирде. Чүлмәк ясау балаларны Татарстан халыкларының халык кәсепләренә, гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына «Сетевая компания "АҖнең Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы территориясендә «КВЛ-110 кВ Свияжск-Иннополис, КВЛ-110 кВ Исаково-Иннополис" электр челтәре хуҗалыгы объектын урнаштыру максатыннан Ачык сервитут билгеләү турындагы үтенечнамәсе килде.

20 декабрь көнне район мәдәният йортында "чыршылар соңгы"дип исемләнгән нәфис фильм күрсәтеләчәк.

20 декабрь көнне район мәдәният йортында "Кошлар дозоры"мультипликацион фильмын күрсәтү булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International