ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2019 ел
сишәмбе

Кар катламы чыккан көннән алып, тотрыклы яңгырлы көзге һава торышы яки кар катламы барлыкка килгәнче, урман янгыннары чыгу ихтималы арта. Билгеле булганча, янгынны сүндерүгә караганда булдырмый калу җиңелрәк. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы нигезендә «Идел буе урманчылыгы»  территориясендә урманнарда янгын куркынычы сезоны 2019 елның 15 апреленнән башлана.

"Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы» рәисе һәм белгечләре гражданнарны кабул итте.

Урта гасырлар - гаҗәеп вакыт. Табышмакка, сергә тулы вакыт... Әмма иң беренче чиратта - тарихка кереп калган гаҗәеп геройлар. Гасырлар дәвамында алар турында легендалар, мифлар һәм риваятьләр яшәгән.

Югары Ослан муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм ветеринария өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен ДБУ «Югары Ослан районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» башлыгы Зыятдинов Марат Фарук улы Югары Ослан муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Федераль салым хезмәте салым түләүчеләр өчен салым законнары һәм салым декларацияләрен тутыру тәртибе турында мәгълүмат бирү буенча Ачык ишекләр көннәре үткәрә.

Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елның 27 мартында төнлә һәм иртән урыны белән көчле җил, көчәйгәндә 15-18 м/с, буран, бозлавык көтелә.


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле Югары Ослан халкы һәм кунаклары!

2018 ел нәтиҗәләре буенча "Халык чиновнигы" исеме өчен тавыш бирү дәвам итә.

Балалар китабы атналыгы-барлык китап укучы балалар өчен дә бәйрәм. Ул - китапка гашыйк балалар һәм өлкәннәр бәйрәме, күңелле маҗаралар бәйрәме, яңа әдәби ачышлар, кызыклы кешеләр белән очрашулар.

Хөрмәтле Югары Ослан халкы!

Сезнең игътибарыгызга 2019 елның 25 мартына район предприятиеләрендәге вакансияләр турында мәгълүмат җиткерәбез.

2019 елның 22-24 март көннәрендә Казан шәһәрендә баянда, аккордеонда, гармонида башкаручыларның V Халыкара конкурсы узды. Бу-музыка тормышында яшәүче укучылар һәм укытучылар өчен мөһим чара.
 Жюри сүзләренә караганда, конкурс югары дәрәҗәдә узды. Быел конкурсның географиясе шактый киңәйде: болар-Мәскәү, Пермь, Благовещенск, Рязань, Төмән, Сургут, Уфа һәм башка шәһәрләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International