ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2019 ел
шимбә

2019 нчы елның 2 нче февралендә Куралово авыл җирлеге Советы утырышы булып узды. Бүген Куралово авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләү турында депутатларга мөһим карар кабул ителде.

Бүген Югары Ослан муниципаль районы Куралово авыл җирлеге башкарма комитетында Югары Ослан муниципаль районы Куралово авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вакант вазыйфасын биләүгә конкурс комиссиясе утырышы булды.  

2 нче февраль көнне Югары Ослан мәктәбендә Сталинград сакчылары истәлегенә багышланган линейка булып узды.

Бүген Югары Ослан муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты аппаратында район башлыгы Марат Зиатдинов рәислегендә чираттагы оператив киңәшмә узды.

2019 нчы елның 29 нчы гыйнварыннан башлап 1 нче февраленә кадәр Югары Ослан муниципаль районының профсоюз лидеры Лилия Хөрмәтуллина Казан шәһәрендә профсоюзларның уку үзәге базасында хезмәтне саклау буенча укулар узды.

1 нче февраль көнне Мәйдан авыл җирлегендә халык җыены булып узды.


1
февраль, 2019 ел
җомга

Кадерле дуслар!
Рус Макылы авылының Яшьләр клубы һәркемне 2019 нчы елның 2 нче февралендә 12: 00 сәгатьтә Макыл урта мәктәбе базасында узачак хоккей турниры ачылышына чакыра.

Сталинград сугышында Җиңү-2 февральдә билгеләп үтелә торган Россиянең Хәрби дан көне. Бу бәйрәм 1995 елның мартында, "Россиянең Хәрби дан көннәре (Җиңү көннәре) турында" Федераль закон нигезендә билгеләнгән иде.

2019 елның гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 7 яңа туган бала теркәлде, шуларның 3се – беренче, 2се – икенче һәм 2се-өченче бала. Яңа туган балалар арасыннан: 3 малай һәм 4 кыз.

2019 елның 1 февралендә Югары Ослан муниципаль районының Шеланга авыл җирлегендә 50 ел инде кулга - кул тотынып тормыш буйлап бара торган Исмагилова Илдар Габдулла улы һәм Татьяна Ивановна алтын туйларын билгеләп үттеләр.  Аларның гаиләсендә 50 ел элек кебек үк мәхәббәт хөкем сөрә.        


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International