ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Урман фондына бирелгән җирләр территориясендә махсус норматив актларда күрсәтелгән чараларны гына башкарарга ярый. Ул территорияләрдә бернинди эшчәнлек алып барырга катгый тыела.

13 нче декабрьдә Югары Ослан районы халкы, профсоз оешмалары, иҗтимагый оешмалар, предприятие җитәкчеләре катнашында район Уставына үзгәрешләр кертү турында тыңлауларга багышланган утырыш булды.

13 нче декабрьдә ТР Дәүләт Советы бинасында “Татарстан Республикасы культура мирасы объектлары” темасына Дәүләт Советы утырышы булып узды. Югары Ослан районыннан анда культура бүлеге башлыгы Марина Назарова катнашты.

Инвалидлар декадасында Яшьләр клубында “Өмет утравы” социаль яклау үзәге тарафыннан инвалид балалар өчен “Кулга кул тотынышыйк. дуслар!” дигән чара үткәрелде. Бу чара бик җылы  һәм күңелле узды. 14 бала үзләренең ата – аналары белән арт – уенда катнашты. Соңыннан Кыш бабай, соры бүре һәм карга” дигән мультфильм карадылар.

14 нче декабрьдә район Советының чираттагы 39 нчы утырышы булачак.

Ел саен 12 нче декабрҗдә Бөтенроссия граңданнарны кабул итү көне үткәрелә. Илнең һәр кешесе дәүләт органнарына каршы үзенең ризасызлыгын белдергән сораулары белән мөрәҗәгать итә.

9 нчы декабрьдә Яшел Үзән шәһәрендә ушу буенча Чемпионат узды. Ярышлар бөтен кагыйдәләргә туры килерлек итеп яшь категорияләре буенча үткәрелде.

Узган атнада без Ватан Геройлары көнен билгеләп үттек. Кызганычка каршы, Югары Ослан районында исән Геройлар юк. Алар батырлыгы хәзер китапларда һәм ташларда гына саклана. Аларың берсе – легендар танкист - Семен Коновалов турында күптән түгел кино төшерделәр.


12
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Түбән Осланда тагын бер юбилей: Ольга Ивановна Аверьяновага 90 яшь тулды. Аны юбилее белән котларга авыл җирлеге башлыгы Айдар Шәйдуллин, секретарь Лилия Чемоданова килде һәм РФ Президенты В.В. Путинның котлау открыткасын тапшырды.

12 нче декабрьдә Россия Конституция көнен билгеләп үтә. 25 ел элек дәүләтнең төп законы кабул ителгән. Бу Законга илнең төп җәмгыятьнең социаль – сәяси һәм икътисади принциплары салынган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International