ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 нче елның 11 аена 96 бала дөньяга килгән. Аларның 42 е -  малай, 54 е –  кыз. Аларның 32 се – беренче бала булып дөньяга килгән.

Казанда “ТР да филологик мәгарифнең системасы: тәҗрибә, практика һәм үсешнең төп юнәлешләре” дигән темага рус теле укытучыларының Форум булып узды. Ул “Татарстанда рус теле” программасы кысаларында узды.

1 нче декабрьдә полиция лейтенанты Николай Дергунов тапафыннан ТР ның № 71 – ЗРТ  14.10.2010 “Балаларга психик һәм физик сәламәтлегенә зыян салу очраклары” турындагы Законын тормышка ашыру максатыннан Макыл һәм Шеланга авылларында кичке рейд ясалды.

2015 нче елдан бирле Дәүләт Думасындагы яшьләр парламенты “Һәркөн Россия белән горурланам” акциясе проектын тормышка ашыру өстендә эшли.

Югары Ослан район Советының гомуми бүлеге атна саен ТР Президент Аппаратыннан, Министрлар Кабинетыннан, министрлык һәм ведомстволардан килгән  контроль хатларның үтәлешен анализлый. Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр - аерым контрольдә.

Дәүләт йомгаклау аттестациясе – һәркем тормышында тормыш юлын сайлауда бик мөхим адым.

4 нче декабрьдә сәгать 10.00 нан 12.00 гә кадәр районның социаль яклау бүлегендә – Югары Ослан, Медгородок урамы, 21 ф йорт адресы буенча  гражданнардан балигъ булмаган балаларга алимент түләтү буенча суд приставлары белән берлектә гражданнарны кабул итү башкарыла.

Сезне чын күңелемнән юристлар көне белән котлыйм!

Бүгенге җәмгыятьтә юрист прфессиясе – иң почетлы һәм хөрмәткә лаек профессия.


1
декабрь, 2018 ел
шимбә

1 нче декабрьдә район китапханәсендә СПИД ка каршы көрәш кысаларында “СПИД, Тукта: һәркемгә кагыла” күргәзмәсе барлыкка килде.

Кешенең иммунодифицит вирусы проблемасы -  иҗтимагый сәламәтлек өлкәсенә кагылышлы иң зур проблемаларның берсе.. Бөтендөнья СПИД белән көрәш  акциясе  кешеләрне үлемгә дучар итә торган бу авыруга каршы көрәшкә чакыру, аның белән авырмас өчен профилактикалау, вакытында диагностика үтү чаралары белән таныштыру өчен бер әһәмиятле чара булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International