Районның авыл хуҗалыгы отчетларының 24 нче формасы күрсәткечләренә караганда авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыкларында агымдагы елның 8 аена бозаулар саны – 3013 баш тәшкил итә. Бу сан узган елга караганда 493 башка кимрәк дигән сүз.
2017 нче ел өчен физик затларның мөлкәт налогларының уведомлениеләрен чыгара башладылар.
Районның авыл хуҗалыгы отчетларының 24 нче формасы күрсәткечләренә караганда авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыкларында сөт җитештерү агымдагы елның 8 аена 122563 центнер тәшкил итә. Бу сан узган елга караганда 154 центнерга кимрәк дигән сүз.
Ягулык сезонына хәзерлекнең финишы килеп җитте. Һава торышы җылы булуга карамастан 5 нче сентябрьдә котельныйларны җибәрү эшләренә бар көчне куялар. Шуңа күрә район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов тагын бер кат штабны җыйды.
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов җитәкчелегендә торак комиссиясе утырышы булып узды. Анда Автодороңная урамындагы 2 нче йортның бүлмәләре фонды каралды.
ФНС России сайтында яңа физик затлардан мөлкәт налогларының суммасын күрсәтүче “2018 нче елның налог уведомлениеләре” дигән промо – бит ачылды.
“ТР ның Гидрометеорология һәм тирә-якны мониторинглау идарәсенең 2018 нче елның 6 нче сентябрендәге күрсәткечләргә караганда районда 4 нче класслы янгын чыгу куркынычы күзәтелә. Сак һәм игътибарлы булыгыз!
Бүген “Березка” балалар бакчасы ның өлкән группа балалары үзләренең тәрбиячеләре Сакина Елена һәм Дюдина Ирина белән Соколка тавына экскурсия ясадылар.
Бүген өлкән группа балалары Туган якны өйрәнү музеена барып Зөя уезды тарихы белән таныштылар, андагы почта станциясе интерьеры, ул вакыттагы тормышның көнкүреш биһазларын карап йөрделәр.
Югары Осланда “Экстремизмга – юк!” дигән декаданы көз башында уздыру традициягә кереп китте. Ул план буенча 3 нче сентябрьдә терроризмга каршы көрәш көнендә башланды.