ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Инде 3 елдан бирле күчемсез милек хокукын  регистрацияләүгә электрон рәвештә мөмкинлек бар. ТР Росреестр идарәсе моны бик актив рәвештә тормышка ашыра. 2017 нче елда гына да Идарәгә 40 меңнән артык мөрәҗәгать иткәннәр. Бүгенге көндә бу ведомство нотариус, эре банклар, төзелеш оешмалары һәм башка күчемсез милек ияләре белән эш алып бара.

1 нче январьдан РФ Налог Кодексы яңа нигезнамәләр белән  баетылган. Анда налог органнарына белешмәләр бирү функциясе онлайн рәвешендә башкарылачак.

15-21 нче апрель көннәрендә Югары Осланның  ГСОК «Свияжские холмы» территориясендә“Бердәм Россиянең яшьләр гвардиясе” форумы узачак.


4
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген район Административ комиссиянең җаваплы секретаре авылларны төзекләндерү һәм чмста тоту сорауларының тормышка ашырылуы турындагы сораулар буенча Олы Мәми, Канаш, Ямбулатово һәм Коргуза авылларына чыкты.

5 нче апрельдә Татарстан территроичсендә аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән яңгыр, юеш кар. Секундына 5-10 метр тизлектә җил.

Югаы Ослан район Советы 2018 нче елның 1 нче кварталына 51 локаль акт кабул иткән. Аларның 14 е – Югары Ослан районы башлыгы боерыкнамәсе,  19 ы - Югары Ослан районы башлыгы карары, 18 е - Югары Ослан районы башлыгының шәхси состав буенча  боерыкнамәсе.

Күчемсез милекне рәсмиләштергәндә мошенниклар схемасына эләкмәс өчен  нотариус аркылы мәҗбүри өстәмә юридик саклану удостоверениесе ясарга кирәк.

7 нче апрельдә Казанның Яңа Савин районы Ямашев урамы мәйданында  традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана.

Районның картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче 17 кеше “Интегра Тур» проектында катнашучылар исемлегенә керде. Бу – сәламәтлеге чикләнгән кешеләр өчен туризм мөмкинчелеге.

Югары Ослан районының авыл хуҗалыгы һәм сәүдә бүлеге идарәсе район фермер хуҗалыклары һәм предприятиеләрендә  март аенда җитештерелгән  сөт күләме турында документлар пакеты җыеп бетерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International