Бүген районның Яшьләр клубында Профсоюзлар активының һәм социаль партнерларның зона семинары булып узды. Анда Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, тәтеш районнарыннан 130 кеше катнашты.
Бүген Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Мария Шагиахметова һәм Виктория Гатауллина, “Яшь гвардия” штабы җитәкчесе Диана Ахметшина Югары Ослан урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары белән “Җиңү Парады” проекты буенча тарихны белүгә тест үткәрде.
23-27 нче март көннәрендә Мәгариф министрлыгының еллык планы нигезендә балаларга өстәмә белем бирү Үзәге “Костер” да Язгы республика балалар мәктәбе сменасы үтте.
4 нче апрельдә ГРК «Казанская Ривьера» да промышленность һәм сәүдә Министрлыгы”Кече бизнеста онлайн-класслар ачу. Адымлы инструкция.” дигән конференция үткәрә.
28 нче мартта Югары Ослан районы мәгариф учреждениеләрендә “Кемерово шәһәрендәге “Кышкы чия” сәүдә комплексында узган коточкыч фаҗигага багышланган чаралар уздырылды.
Районның үзәк китапханәсендә “Минем Ватаным – Татарстан Республикасы: эшнең яңа методлары һәм формалары” дигән темага семинар үткәрелде.
Кичә Кама тамагының N3 ООО " Нармонка" филиалы базасында ТР авыл хуҗалыгы Министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов җитәкчелегендә язгы кыр эшләренә хәзерләнү буенча республика штабы утырышы булды.
Районның Яшьләр клубы Кемеровоның ”Кышкы чия”сәүдә үзәгендә булган фаҗигале трагедия истәлегенә ”Без сезнең белән кайгырабыз!” дигән акция үткәрде.
Югары Ослан район Советының гомуми бүлеге атна саен ТР Президент Аппаратыннан, Министрлар Кабинетыннан, министрлык һәм ведомстволардан килгән контроль хатларның үтәлешен анализлый.
28 нче марттан 6 нчы апрельгә кадәр район территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы коммерциясез оешмаларга район бюджетыннан субсидияләр бүлеп бирү өчен конкурс игълан ителде.