ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2018 ел
җомга

Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов үзенең Аппарат членнары белән агымдагы сораулар буенча утырыш үткәрде.

30 нчы мартта “Бердәм Россия” политик партиясенең координацион җыелышында депутатлар оешмаларының республика программаларын тормышка ашырудагы рольләре турында Югары Ослан фракциясе җитәкчесе Сергей Осянин чыгыш ясады. Районда 141 депутат: аларның”Бердәм Россия” партиясеннән – 84 е, партия яклылары – 43.

 

Кичә район башлыгы урынбасары С.Осянин җитәкчелегендә Тәртип бозуларга каршы көрәш комиссиясе эше буенча ведомствоара киңәшү булды.

Җир участогының шәһәр төзелеше планын алу өчен муниципаль услугага түбәндәге документлар керә:


29
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

1 нче апрельдән Татарстан Республикасыны. Территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик 2 айлык башлана. Шул исәптән бүген ТР ның экология һәм табигать ресурслары Министрлыгында муниципаль районнарда бу 2 айлыкка хәзерләнү чаралары турында  зона семинары булып узды. Анда Югары Ослан  районы Башкарма комитеты вәкилләре дә катнашты.

Бүген район Башкарма комитетының  архитектура һәм  шәһәр төзелеше  бүлегендә гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итү барачак. Шул сәбәпле бүлек белгечләренә 12 кеше мөрәҗәгать итте. Аларның барысының да сораулары йорт төзелешенә рөхсәт кәгазе алу, шәһәр төзелеше планын алу, кадастра планында җир участогының чикләре схемасы белән бәйле булып чыкты.

Бүген районның Яшьләр клубында Профсоюзлар активының һәм социаль партнерларның  зона семинары булып узды. Анда  Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, тәтеш районнарыннан 130 кеше катнашты.  

Бүген Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Мария Шагиахметова һәм Виктория Гатауллина, “Яшь гвардия” штабы  җитәкчесе Диана Ахметшина Югары Ослан урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары белән “Җиңү Парады” проекты буенча тарихны белүгә тест үткәрде.

23-27 нче март көннәрендә Мәгариф министрлыгының еллык планы нигезендә балаларга өстәмә белем бирү Үзәге “Костер” да Язгы республика балалар мәктәбе сменасы үтте.

4 нче апрельдә ГРК «Казанская Ривьера» да промышленность һәм сәүдә Министрлыгы”Кече бизнеста онлайн-класслар ачу. Адымлы инструкция.” дигән конференция үткәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International