Районның барлык хатын-кызлары өчен 8 нче март көнне район культура йортында Ял кичәсе - караоке «Ля-ля-фа» уздырылды.
Хөрмәтле Рус Борнашы халкы!
Сезнең авыл территориясендә ООО "Газпром трансгаз Казань"ны реконструкцияләү сәбәпле 13 нче мартта сәгать 10.00 нан 17.00 гә кадәр газ сүнеп торачак.
7 нче март көнне район хатын кызларын 8 нче март бәйрәме белән котларга ТР сәнгать осталары килде. Котлау программасы бик күңелле һәм кызыклы итеп төзелгән. Бигрәк тә яшь артистларның искиткеч тавышлары, популяр яраткан җырлар, милли биюләр – барысы да кызларның, әниләр һәм әбиләрнең күңеленә хуш килде.
Коргуза авылында локаль сугышларда катнашучылар һәм Әфган сугышы ветераннары комитеты рәисе Сергей Плехавнов белән очрашу булды.
Бүген, 12 нче мартта, район башлыгы Марат Зиатдинов район Советы һәм Башкарма комитеты җитәкчеләре урынбасарлары белән иртәнге утырыш үткәрде.
Бүген “Эшлекле дүшәмбе” вакытында агропромышленность комплексында озак еллар лаеклы хезмәте өчен ТР авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министрының Рәхмәт хаты белән Югары Ослан районының авыл хуҗалыгы һәм сәүдә бүлегенең өлкән белгече Щурова Лидия Павловна бүләкләнде.
7 нче мартта районның ЗАГС лар залында Мария Павловна һәм Николай Константинович Баймяшкиннарның алтын юбилеен билгеләп үттеләр. Алар инде 50 ел гомерләрен бергә иңне-иңгә куеп тормыш юлыннан атлыйлар.
Хөрмәтле Югары Ослан халкы!
2018 нче елның 18 нче мартында РФ Президентын сайлаулар белән бергә Югары Ослан Идел ярында төзеләчәк дебаркадер зонасы өчен дә рейтинглы тавыш бирүләр үтәчәк.
Югары Ослан районы Башкарма комитетына секретарь урыны - вакантлы.
12 нче мартта төнлә һәм иртән Татарстан территриясендә томан булуы көтелә, температура -17, -23 градуска кадәр салкын.