ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2018 ел
якшәмбе

4 нче мартта кич белән, 5 нче мартта төнлә Татарстанда урыны белән 500 метр күз күремендә буран, көнҗяк-көнбатыштан секундына 17 метр тизлектә көчле җил.


3
март, 2018 ел
шимбә

2 нче мартта Макыл авыл җирлегендә Гөлкәй Исмәгыйлевна һәм Марат Шәймәрданович Шәнгәриевларның зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр. Алар инде менә 55 ел буе кулны кулга тотынышып гомер юлын бергә баралар. Бу парлар бүгенге көндә бәхетне балалары, күршеләре туганнары белән бергә уртаклаша.

2 нче мартта районның финанс – бюджет Палатасы рәисе Елена Колесова видеоконференция реңимында узган ТР консолидированный бюджетындагы налог бурычларына багышланган утырышта катнашты.

3 нче мартта  “Свияга” җәядән ату Үзәгендә РСДЮСШОР ның Татарстан беренчелеге булып узды. 3 нче мартта өлкән спортсменнар 4 награда комплекты өчен көрәште, ә 2 нче көнне стартка яшҗ стрелоклар чыкты.

Бу конкурс яшьләр арасында  терроризм идеологиясенә каршы көрәшне камилләштерү, экстремизм очракларын кисү һәм ТР  ның терроризмга каршы көрәш Аппараты ярдәмчесе  статусын яклап чыгу кебек максатлар куя.

Урыннарда үзара салым акчаларын түләү дәвам итә. 3 нче март күрсәткечләренә караганда авыл җирлекләреннән 1 млн 480 мең акча кергән. Бу 37, 3 % тәшкил итә. Лидерлар рәтендә Килди, Соболевское, Вахитово авыл җирлекләре кала бирә.

4 нче мартта кич белән һәм төнлә Татарстанда урыны белән  температура – 25, - 28 градуска кадәр төшәчәк, көньяк-көнбатыштан секундына 17 метр тизлектә көчле җил.


2
март, 2018 ел
җомга

Бүген Югары Ослан районы актлар залында терроризмга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы уөтырышы булып узды.

 

1 нче мартта район культура йортында еллык гражданнар җыены булды.

2018 нче елдан БДИ материалларын экзамен вакытында кабинетта сканер аша чыгарачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International