ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2017 ел
җомга

Бүген район башлыгы урынбасары Сергей Осянин җитәкчелегендә һәм Прокурор ярдәмчесе Гарифулин Рәсим катнашында“Терроризмга каршы тору”  законнарын үтәү буенча утырыш булып узды.

Авыл хуҗалыгы кооперативларын берләштергәндә туган бурычларны җиңелләштерү, үз галәгезнең доходын арттыру, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү, крестьян-фермер хуҗалыклары булдыру өчен коорпорация сезгә адымнары күрсәтелгән практик уку әсбабы төзеде.

Бүген, 23 нче декабрьдә, район башлыгы Марат Зиатдинов Югары Ослан граңданнарын хәрби хезмәткә алыну хәлләре турында утырыш үткәрде.

21 нче декабрьдә балигъ булмаган балаларның хокукларын яклау буенча комиссия  ул гиләләргә йөреп профилактик әңгәмә алып бардылар. Комиссия составында КДНиЗП сәркатибе Юлия Горбачева, Эльвира Сафиуллина, ГУ МЧС России профилактик эш алып бару бүлегеннән Ленар Мардегалимов бар иде.

Райрнның үзәк китапханәсендә “Узган ел яңалыклары” дигән күргәзмә барлыкка килде. Анда иске елда китапханәгә кайткан төрле ңанрдагы китаплар урын алган.

Хөрмәтле энергетика өлкәсе хезмәткәрләре һәм ветераннар!

Сезне профессиональ бәйрәмегез белән котлыйм! Сезнең эшегездә алга таба көтелмәгән кыенлыклар очрамасын. Сезгә йөкләтелгән эш ышанычлы һәм стабиль эшләсен. Сеез алып барган эштән халыкның куркынычсызлыгы тәэмин ителә.

2017 нче елның 11 аена район фермаларында алдагы ел дәрәҗәсендә 160093 центнер сөт җитештерелгән.


21
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

"Татфлот» компаниясе 28 нче декабрьдә Казан – Югары Ослан маршруты буенча кышкы навигацияне башлап җибәрә. Казаннан бу судно 7.00, 9.00, 12.00, 15.00 , 17.00 сәгатьләрдә, ә Югары Осланнан - 7.10, 9.10, 12.10, 15.10 и 17.10 сәгатьләрдә китәчәк. Бару вакыты – 8 минут.

Агымдагы елда балалар һәм яшүсмерләргә карата эшләнгән җинаять эшләре күп булды иҗтимагый әхлакый сыйфатларга каршы торучы үлемнәр, кыйнаулар күбәйде. Ата – аналарның балаларына карата каты мөнәсәбәте регстраъияләнгән очраклар да күп.

21 нче декабрьдә район башлыгы Марат Зиатдинов ТР Президенты Р.Миннеханов җитәкчелегендә узган авыл җирлекләренә яңа автомобильләр тараткан тантанада катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International