ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов җитәкчелегендә  чираттагы административ комиссия утырышы уздырылды.

Югары Ослан районы мәгариф бүлеге башлыгының тәрбия эшләре буенча урынбасары урыны вакантлы.

«Россия – 2035» Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсының социаль-экономик үсеш стратегиясенең 1 нче этабы тәмамланды. Анда Югары Ослан мәктәбе укучысы Долгушева Валерия “Эссе” номинациясендә халык миграциясе турындагы эше белән  җиңү яулады.

ТР Росреестры Күчемсез милекнең кадастр бәясен кайдан белергә? – дигән сорауга берничә  төрле юл барлыгын хәбәр итә.

Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов һәм район аппараты җитәкчесе Людмила Никитина Бөтендөнья банк эксперты Флорентин Бланкның контроль һәм надзор органнар эшчәнлеге темасына лекциясен тыңладылар.

Районның авыл хуҗалыгы һәм сәүдә бүлегенең 24 нче форма отчетларына караганда, 1 нче ноябрьгә район предприятиеләрендә 20863 центнер ит җитештерегән. Бу узган елның шул чорына караганда 264 центнерга күбрәк дигән сүз.

Районның авыл хуҗалыгы һәм сәүдә бүлегенең 24 нче форма отчетларына караганда, 1 нче ноябрьгә район предприятиеләрендә 10899 баш эре мөгезле терлек җитештерелгән. Бу узган елның шул чорына караганда 368 башка кимрәк  дигән сүз.

Рус Макылындагы Яшҗләр клубында тренер Ильшат Шәрипов җитәкчелегендә ТР Конституциясенең 25 еллыгына багышланган  өстәл теннисы буенча ярышлар узды.

1 нче декабрьгә кадәр һәрбеебез дә транспорт, җир, мөлкәт налогларын түләп бетерергә тиеш. Элек налогларны әби-бабайлар түләгән. Бүгенге көндә аларны кайсы кеше вакытында түли, ә кайберәүләр һаман нидер көтә. Көн саен аларга пени үсә.

«Челентано» иҗат оешмасы бу көннәрдә тагын үзенең яңа сезонын ачып җибәрде. Ул  «Йолдыз каруселе» дип аталган Фестиваль-конкурс илебезнең төрле почмакларыннан килгән 1500 кешене берләштерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International