ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2017 ел
җомга

ТР Министрлар Кабинетының 2006 нчы елның 9 нчы июнендә чыккан 290 нчы номерлы карары нигезендә ТР Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар Департаменты тарафыннан гражданнар хезмәте дәүләт реестрына соңгы вазифа белән кертү функциясе беркетелгән. Шуннан чыгып выслуга буенча пенсия дә исәпләнә.

Югары Ослан районында республиканың төп документы Конституциянең законнарын һәм нигезен өйрәнүгә багышланган төрле чаралар оештырыла. 16 мәктәптә депутатлар һәм авыл җирлеге башлыклары катнашында  парламент дәресләре узды. Аларда 330 кеше катнашты.

27 нче октябрьдә район Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов җитәкчелегендә иҗтимагый торак комиссиясе утырышы булып узды.

26 нчы октябрьдә КФУ да “РФ территориясендә коррупциягә каршы көрәш законнарына үзгәрешләр кертү" дигән темага Җирле үзидарә органнары вәкилләрен укыту оештырылды.

2012 нче елның  январеннан бирле Бөек Ватан  сугышы ветераннарына РФ Президенты  шәхси телеграмма җибәрә. Аларны  район башлыгы туган көннәрендә  юбилярларга шәхсән үзе тапшыра.

Бүген Югары Осланның координацион советы членнары ТР профсоюзлары Федерациясенең социаль политика идарәсе башлыы М.К. Кокоулина белән очрашты. Алар  илдә барган социаль политикасы бурычларын һәм ТР партнерлыгының социаль институтын үстерүдә профсоюзларның роле турында сүз алып бардылар.

26 нчы октябрьдә Алабуга шәһәрендә ТР иҗтимагый Палатасы Культура министрлыгы белән берлектә “Культура әйләнә-тирәсе булдруда социаль ориентацияле НКО ларның роле” дигән темага түгәрәк өстәл оештырды. Безнең районнан анда культура бүлеге башлыгы Марина Назарова катнашты.

 Кешеләр төрле  телләрдә сөйләшкәндә аңламаучылык  килеп туа.

Кадерле дуслар!

Район культура йорты барыгызны да Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәргә чакыра.

Матюшино мәктәбендә белемнәрен күтәрергә килгән мәктәп җитәкчеләренең “Түбән сыйфатка ия мәктәпләрдә социаль шартларны региональ проектларга юнәлтү” дигән темага стажировкасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International