ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Балалар һәм ата-аналар игътибарына!


26
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Кадерле дуслар! Халык соравы буенча «Чирәмдә кино!» программасы кысаларында Сезнең өчен 29 нчы июльдә (суббота көнне) район культура йорты янында “Яңа 8 очрашу” дигән нәфис –фильм – комедия күрсәтеләчәк.

25 нче июльдә районның үзәк китапханәсендә “Борынгы Болгар” виртуаль экскурсиясе удырылды.

Бүген районның административ комиссиясе секретаре район башлыгы һәм Октябрьский авыл җирлеге секретаре белән авылның төзекләндерү кагыйдәләрен бозу очракларын карап йөрделәр.

25 нче июльдә Введенка Бистәсе авылында алтын юбилярлар Дания Исаповна һәм Ильяс Хазеевич Шагеевларны котлау тантанасы булды. Алар тормышы -  барлык яшьләр өчен үрнәк. Бу гаиләдә үскән балалар һәм оныклар сөю һәм бер-береңә тугырылык дигән төшенчәләрне күреп тәрбияләнә.

ЗАГС органнарының 100 еллык юбилеена багышлап, Апас районы Үзәгендә “Гражданнарның өйләнешү церемониясен иң яхшы алып баручы” дигән конкурсның зона этабы булып узды. Анда безнең Наталья Кадырова 9 район арасында  3 нче урынга лаек булды.

27 нче июльдә  Казанда «JAZZ в Кремле» исемле  халыкара фестивальнең тантаналы ачылышы булачак.

26 нчы июльдә “Березка” балалар бакчасына йөрүче балалар өчен “Җәйге күңеллелек” дигән уен программасы булып узды.

4-6 август көннәрендә  Алабуга шәһәрендә Бөтенроссия Спасс ярминкәсенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкләр.

Югары Осланның Заовражная урамындагы күпквартиралы йорт төзелеп бетте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International