Хөрмәтле Югары Ослан халкы!
Сезнең игътибарыгызга ремонт һәм профилактик эшләр үткәрелү сәбәпле 8-20 нче июнь көннәрендә ут сүнеп торачагын хәбәр итәбез. Аның нинди объектларда сүнәчәге һәм вакыты турвында мәгълүмат монда (Скачать)
Шелангада балалар бакчасы төзелеше һава торышының шулкадәр көтелмәгән сюрпризлар китерүенә карамастан кешеләрдә елмаю һәм шатлыклар тудыра. Анда яңгырмы, кармы, салкынмы – һәрвакыт эш кайный. Ял көннәрендә дә эшчеләр туктап тормый.
26-27 май көннәрендә Мәскәү өлкәсендә 3D җәясеннән ату буенча «GreatBOWS» ачык турниры булды.
23 нче майда сәнгатҗ мәктәбе укытучысы Н.В. Антонова хореографиядән ачык дәрес бирде. Ул аны 1 нче сыйныф укучылары белән бергә аларның ата-аналарына күрсәтте.
ТР ның гражданнарның хезмәткә алыну резервы белән эшләү сораулары буенча авыл җирлегендә мобилизацион эш вазифаларын үтәүчеләр белән Буада 1 көнлек инструктаж һәм методик җыелыш үткәрелде.
Россия Чемпионатының Мәскәү өлкәсендә бара торган җәядән ату ярышы безнең район өчен тагын бер медаль белән тәмамланды. Татарстанлылар бу сайлап алу турнирында дөнья Чемпионатына эләгер өчен программаның барлык төрләрендә катнаштылар.
Биектау районы автодромында багги-кроссның Д3-мини классы буенча республика этабы булып узды. Анда безнең районнан Макыл мәктәбе укучысы Анастасия Ширяева катнашты.
Безнең районның Медицина хезмәткәре Цыганова Алевтина Владимировна табиблар арасында бара торган республикакүләм “Ак чәчәкләр” конкурсында 146 кеше арасында 3 иң яхшылар арасында калып финалга узды. Ә инде җиңүчене ТР ның сәламәтлекне саклау Министрлыгы каршындагы иҗтимагый Совет билгеләячәк.
Бүген район Советының актлар залында район башлыгы урынбасары, ведомствоара комиссия рәисе С.Осянин җитәкчелегендә халык дружиналары утырышы булып узды. Штаб җитәкчесе – Гөлия Камалетдинова, аның урынбасары – В.Токарев, членнары МО МВД России «Верхнеуслонский» хезмәткәрләре һәм авыл җирлекләре башлыклары кергән бу җыелышта тагын бер тапкыр халык дружиналарының норматив базасы, составы, дежур тору графигы турында сүз барды.
27 май көнне Матюшино урта мәктәбенең олимпиада командасы КРК “Пирамида”га чакырылды. Укучыларыбыз Гаделшина Заринага (7 сыйныф) һәм Токарева Лия (11сыйныф) белән Гаделшина Янага (9 сыйныф), шулай ук аларның укытучылары Илгизәр Гаделшинга Мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырылды.