ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2016 ел
сишәмбе

“Нечкәбил” конкурсы балалар тәрбияләүче, гаиләдә үз традицияләре булган, буыннан-буынга күчеп килгән йолаларны саклаучы, бер-берен хөрмәт итүче һәм яратучы гаиләләр арасындагы ярыш.

19-20 нче май көннәрендә Казанның «Шаляпин Палас Отель» гостиницасында “2016 нчы ел Татарстан стамотологиясе” чарасы узды. Бу чара инде быел 15 нче мәртәбә уздырыла.

Татарстанда ел саен 16 мең яңа онкологик авыру белән интегүче кеше арта. Шуның белән бергә аны диспансеризация аркылы иртә стадиядә белүчеләр саны да артты. Шуларның 52% ы – хатын-кызлар, 48% ы – ирләр.

Кичә район башлыгы Марат Зиатдинов авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләрен районда терлек азыгы хәзерләү сораулары буенча утырышка җыйды.

Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары В.Тимиряев гражданнарны кабул итте.

23 нче май көнне Матюшино урта мәктәбендә башлангыч профессиональ хәзерлек буенча оештырылган үзәкнең курсантлары квалификацион имтихан тапшырдылар. Сынау теоретик һәм практик өлешләрдән торды. Башта программалы комплекс ярдәмендә укучыларның белемнәре юл йөрү кагыйдәләре һәм үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү дисциплиналары буенча, аннан соң трактородромда трактор йөрту күнекмәләре тикшерелде.

“Күчемсез милекне дәүләт регистрациясе аша уздыру” дигән 21.07.1997 №122-ФЗ Федераль Закон шәхси хуҗалык алып бару өчен, дача һәм җир биләү өчен мөмкинлекләр бирә һәм анда йорт салырга дамөмкин. Аның өчен кадастр хезмәтенә мөрәҗәгать итмичә күчемсез милек объекты турында Декларация генә бирергә була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International