ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте. Аның белән очрашуга җир мөнәсәбәтләре, торак сораулары, авылны төзекләндерү, эшкә урнашу, крестьян-фермер хуҗалыгы ачу кебек сораулар белән 14 кеше мөрәҗәгать итте.

Бар кешегә дә мәгълүм – гаиләнең бала үсешендәге ролен бернәрсә дә алмаштыра алмый. Гаиләдә генә бала җылылык, ярату һәм җаваплылыкка өйрәнә.

Халыкара картлар көненә багышлап район Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 30 нчы сентябрьдән 10 нчы октябрьгә кадәр олы яшьтәге буын гражданнарына төрле сораулар буенча консультация хезмәте күрсәтеләчәк.

Күпләр Яр Морквашында булган пряник заводы турында ишеткәне бар. Аның тарихы 1941 нче елда Мәскәүнең “Большевик” фабрикасы Югары Ослан территориясенә күчкәннән соң башланып китә. Иске тегермәнгә баржа белән 30 эшче һәм махсус фобрика җиһазлары кайтартыла.

Хөрмәтле Югары Осланлылар! Район Башкарма комитеты Сезне авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакыра. Ул 1 нче октябрьдә Үзәк мәйданда сәгать 7.00-12.00 дә була.

Югары Ослан районының Башкарма комитеты районда узачак башлаучы предпринимательләр курсы башланачагын хәбәр итә. Ул он-лайн түләүсез булачак.

Бала туып бераз үткәннән соң балалар бакчасына килеп эләгә. Аңа белем бирүне башлап җибәрү зур бер бина төзү белән бер. Аннан соңгы икенче адым шул беренче адымга нигезләнеп дәвам итә.

Музей – тарихның иң тирән вакыйгаларына үтеп кереп, барлык серләрне үз эченә сыйдырган аерым бер территория. Кайчандыр ул кызыксыз бер урын булып тоела иде, ә хәзер музейга  бик теләп йөриләр.

Сентябрь ахырына кадәр татарстанлылар ана капиталына сертификат алу һәм бердәм түләү акчаларын алу өчен сертификатлар алачак. Бер тапкыр 25 000 сумны капитал алучылар барысын да алмаган очракта барлык гаиләләр дә алачак. Гаризаларны 30 нчы ноябрьдән дә соңга калмыйча бирергә кирәк. Гаризаны үз участогыңдагы ПФР бүлегенә дә биреп була. Гаризада сертификатның номеры һәм сериясе күрсәтелә һәм счетның реквизитлары языла.

22-25 сентябрь көннәрендә Татарстанның Аграр яшьләр оешмасы чираттагы Актив мәктәбе утырышын уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International