ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2018 ел
дүшәмбе

Һәр кешенең тормышы гаиләдән башлана. Нәкъ менә шунда без мәхәббәт, хөрмәт шатлык һәм мәрхәмәтлекнең нәрсә икәнен күреп үсәбез.

Югары Ослан һәм Яр Морквашы  мәктәпләрендә укучыларның гуманитар фәннәргә мөнәсәбәтен белү, аларда белемгә стимул күтәрү өчен “Акыллылар” телевизион уенын үткәрделәр. Бу уен ТР ның барлык районнарында 10 нчы сыйныф укучылары арасында узды.

14 нче майда район башлыгы Марат Зиатдинов район Советы аппараты һәм Башкарма комитетның бүлек башлыкларын традицион утырышка җыйды.

Хәзерге көндә бөтен дөняда продуктларны төрле тартма һәм пакетларга төреп саталар. Халык аларның барысын да чүп-чар савытларына ташлый. Ә алардан бик оригиналҗ костюмнар ясап була. Без ыргыта торган әйберләрдән иҗат җимешләре килеп чыга. Балаларны өйрәтүче булса алар бик кызыксынып бу эшкә тартыла.

Узган ял көннәрендә ТР авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министры урынбасары Николай Титов һәм район башлыгы Марат Зиатдинов агрохолдинг "Красный Восток" җитәкчеләре белән язгы кыр эшләре барышы турында очрашу оештырдылар.

Районның авыл хуҗалыгы һәм сәүдә бүлегеннән ТР Министрлыгына сыер сөтенең һәр килограммына субсидияләр сорап документлар пакеты җибәрелде. Ул 2018 нче елның апреленә 4136,982 мең сум тәшкил итә.

12, 13 нче май көннәрендә районда ата-аналар һәм балалар арасында мини футбол ярышлары узды.

Югары Ослан район Советының гомуми бүлеге атна саен ТР Президент Аппаратыннан, Министрлар Кабинетыннан, министрлык һәм ведомстволардан килгән  контроль хатларның үтәлешен анализлый. Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр - аерым контрольдә.


12
май, 2018 ел
шимбә

15 нче майда Россиядә  Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясы игълан иткән Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Ул бәйрәм дөнья халкының гаиләнең торышы һәм киләчәк буыннарны тәрбияләү проблемалары белән бәйле.

12 нче майда район башлыгы Марат Зиатдинов күпквартиралы йортлардагы, районның Үзәк китапханәсендәге һәм Түбән Ослан балалар бакчасындагы капиталь ремонтның барышы белән кызыксынып шул объектларгва барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International