ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2018 ел
җомга

3-7 НЧЕ МАЙ КӨННӘРЕНДӘ “Свияга” комплексында ҖӘЯДӘН АТУ КУБОГЫНЫҢ 1 НЧЕ ЭТАБЫ БУЛАЧАК.

«Мин хәтерлим! Мин горурланам!» девизы астында, Бөтенроссия «Георгий тасмасы-2018» акциясе старт алды. Аның максаты – Бөек Ватан сугышында   җиңү яулаган кешеләрнең батырлыгына, фидакарьлегенә хөрмәт  йөзе курсәтү.  Кара һәм  җирән  төстәге тасма “төтен һәм ялкынны” аңлата, сугыш кырында солдатның шәхси батырлыклары билгесе булып тора.  

26 нчы апрельдә, Г.Тукайның туган көнендә, районкүләм зур бәйрәм булып узды. Яңа сәнгать мәктәбе бинасында иң яхшы Тукай шигырен сөйләп, мәктәпләрендә җиңгән 91 укчы шигырь конкурсында катнашты.

ТР ның телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү программасы нигезендә  25 нче апрель көнне Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет дәүләт театры бинасында туган телләр буенча еллык йомгак ясау буенча форум булып узды.

ТР Мәгариф Министрлыгы ТР рус милли культура берләшмәсе белән берлектә 20-23 нче апрель көннәрендә рус этнокультура компоненты белән профильле смена оештырды.  Ул “Байтик” лагере базасында үтте.

Һәр укытучы үз предметына төрлечә якын килә. Ә тарих укытучылары алдында һаман үзгәреп торган дәүләт тарихы. Кайвакыт дөрес эшлимме икән дигән уйлар да керә башка. Шуңа күрә кабат тарихчылар Вахит мәктәбендә тәҗрибә уртаклашырга җыелды.

2017 нче елда “Дустанә поликлинника: Татарстан стандарты” дигән республика проектына старт бирелде.

Иннополис мәктәбе – тулы көн мәктәбе. Укыту программасыннан тыш монда укучылар иҗади юнәлештә үстерелә, дисциплиналарны тирәнтен өйрәнәләр. Монда укучының шәхси үсеш траекториясен билгелиләр.

26 нчы апрельдә  Кама Тамагы районында ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр советының “Бизнес һәм хәкәмият: ачык сөйләшү” дигән темага зона утырышы булып узды.

“ТР Конституциясе: тарихка 25 яшь” дип исемләнгән парламент дәресе кысаларында ТР Мәгариф министры приказы нигезендә “Мәктәп проектлары” конкурсы призеры булып Олы Мәми мәктәбе укучылары Косарев Данила, Мукаева Александра, Тугеева Ангелина велотуризм проектлары белән җиңеп чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International