Кичә “Яшьләрнең республикакүләм инновацион һәм профилактик программалар” үзәгендә “Социаль проектны эшләү технологиясе” дигән укыту семинары булып узды. Анда безнең район балалар бакчалары тәрбиячеләре дә катнашты.
26 нчы апрельдә Бөек Ватан сугышы ветераннарына ТР Президентының котлау открыткасын һәс бүләкләрен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлия Камалетдинова, социаль яклау бүлеге башлыгы Ирина Алеева, авыл җирлеге башлыгы Вячеслав Раков делегациясе тапшырды.
26 нчы апрельдә төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә куе томан булуы көтелә.
Районның картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр администрация белән килешеп һәр атнагның сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә “Чемпион” спорт клубына йөриләр.
18 нче апрельдә ТР ның “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте “Бөтенроссия укучылар хәрәкәте” белән берлектә “Җиңү адымнары” дигән проектны тормышка ашыра.
ГИБДД инспекторы Н.Аксенова “Олыларның куркынычсызлык мәктәбе” кысаларында Районның картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр өчен укыту үткәрде. Ул аларга җәяүлеләр тарафыннан юл аша чыгу кагыйдәләрен аңлатты.
Районның Туган якны өйрәнү музеенда “Музей язы” акциясе кысаларында татар композиторы Салих Сәйдәшевка багышланган чара үтте.
Бу атнада авыл хуҗалыгы предприятиеләре язгы кыр эшләренә тотынды.
Һава торышының начар булуына карамастан район территориясе күзгә күренеп үзгәрә: һәр урамда чистарту-матурлату эшләре бара.
26 нчы апрельгә экологик акцияләрдә 440 кешекатнашты, 32 берәмлек техника эшләде.
Ел саен 26 апрельдә кешеләр кешелек тарихында иң танылган техноген һәлакәт – Чернобыль атом электростанциясендәге аварияне искә төшерәләр. Бу авария, миллион кешеләрнең язмышында эз калдырды, кешелек дөньясын тетрәндерде һәм уйланырга мәҗбүр итте.