Хөрмәтле ата-аналар!
Сезне 13 нче апрельдә сәгать 11.00 дән 12.30 га кадәр уза торган Ата-аналар интернет җыелышына чакырабыз!
Экспорт компанияләрен дәүләт тарафыннан яклау турындагы мәгълүматларны тарату йөзеннән ТР экономика Министрлыгы АО “Россия экспорт үзәге” белән берлектә 12 нче апрельдә “Россиядә эшләнгән” дигән темага конференция үткәрүне планлаштыра.
Районның авыл хуҗалыгы отчетларының 24 нче формасы күрсәткечләренә караганда авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыкларында эре мөгезле терлек саны – 10591 баш тәшкил итә. Бу сан узган елга караганда 493 башка кимрәк дигән сүз.
Районның авыл хуҗалыгы отчетларының 24 нче формасы күрсәткечләренә караганда авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыкларында ит җитештерү 1 нче апрельгә 5992 центнер тәшкил итә. Бу сан узган елга караганда 21 центнерга күбрәк дигән сүз.
Районның авыл хуҗалыгы отчетларының 24 нче формасы күрсәткечләренә караганда авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыкларында сөт җитештерү 1 нче апрельгә 44525 центнер тәшкил итә. Бу сан узган елга караганда 154 центнерга кимрәк дигән сүз.
10 нчы апрельдә Тәтешнең 1 нче мәктәбендә Камай укулары узды.
8 нче апрельдә Кама Тамагы районында Бадминтон буенча Идел арты лигасы беренчелеге булып узды. Безнең районнан анда тренер Петр Ильин командасы ярышты. Әлеге уенда Хәмидуллина Лилианна 2 нче урынны яулады һәм республика беренчелегендә катнашу путевкасына ия булды.
5-7 нче апрель көннәрендә Яшел Үзән шәһәрендә 24 яшькә кадәр булган юниорлар арасында авыр атлетика ярышлары булып узды. Анда Әлмәт, Яшел Үзән, Казан, Бөгелмә, Яр Чаллы, Түбән Кама спортсменнары катнашты. ДЮСШ тренеры Ришат Мансуров укучылары бу юлы да бөтен республиканы таң калдырды.
Кичә Югары Ослан урта мәктәбендә яшь инспекторларның “Куркынычсыз көпчәк – 2018” конкурсының муниөипаль этабы булып узды. Анда Макыл, Куралово Югары Ослан, Татар Борнашы, Шеланга мәктәпләренең ЮИД отрядлары катнашты. Алар иҗади конкурста, фигуралы хәрәкәт итүдә, юл йөрү кагыдәләрен белүдә һәм беренче ярдәм күрсәтү конкурсларында катнашып, үзләренең осталыкларын күрсәтте.
Бүген район Башкарма комитетының архитектура һәм төзелеш бүлеге гражданнарны кабул итте.