ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2017 ел
якшәмбе

Хокук саклау органнары балалары өчен 5 нче июньдә сәламәтләндерү лагереның 1 нче сменасы башланып китте.

Введенка Бистәсендә яшәүче күп балалы Хадеевлар гаиләсенең күптәнге хыялы тормышка ашты: иске йорттан яңасына күчтеләр.


10
июнь, 2017 ел
шимбә

10 нчы июньдә “Свияжск калкулыкларында Геройлар узышы булып узды. Ачылыш церемониясендә ТР ның Яшьләр һәм спорт министры В.Леонов һәркайсына трассаны җәрәхәтләрсез генә узуларын теләде.

9 нчы июньдә Иннополис шәһәре үзенең туган  көнен билгеләп үтә. Шул исәптән 2,5 ярымга якын кеше "Innopolis 2 you" девизы астында бәйрәм чараларында катнашты.
Бәйрәм кунакларын РФ ның телекоммуникация министры Н.Никифоров котлады.

11нче июньдә көндез Татарстан территориясендә көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил, яшенле яңгыр һәм боз булуы көтелә. Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшем юк, көндез яңгыр, урыны белән яшен көтелә.

12 нче июньдә РФ ның дәүләт бәйрәме.

9-11 нче июнь көннәрендә район башлыгы М.Зиатдинов Мәскәүдәге идарә итү мәктәбе СКОЛКОВО программасы буенча оештырылган “ТР да проект идарәсе моделе” дип исемләнгән курсларда катнаша. Бу чара һәр сезонда эшли торган Введенка Бистшәсе авылында урнашкан  “Свияжск калкулыклары” курортында уза.


9
июнь, 2017 ел
җомга

Югары Осланның Печищи авылына бара торган юлдагы Ял һәм культура пакркында подрядчиклар хоккей тартмасы эшлиләр.

Бүген Югары Ослан авыл җирлегендә “Россия триколор”ы акциясе узды. “Җиңү волонтерлары” активистлары үтеп баручы Югары Ослан кешеләренә россия триколоры төшкән ленталар таратып йөрделәр. Шуның белән халык Россия көне килеп җиткәнлеген исенә төшерде.

9 нчы июньдә балалар китапханәсендә Россия көненә багышлап “Россиянең өч бердәмлеге” дип аталган күргәзмә оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International