ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Беренчеләрдән булып үз территорияләрен җыештырырга район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре чыкты. Алар бик көр күңел белән җирне чүпчардан, кыш калдыкларыннан чистартты.

Авыл халкы көн саен клуб төзелешенең тәмамланганын көтә. Әле күтән түгел генә фундамент салынган булса, хәзер инде түбәсенә менеп җиттеләр.

Бүгенге көндә бара торган санитар экологик 2 айлык кысаларында күпквартиралы йортлар тирәсендәге территорияне чистарту эшләре алып барыла. Анда “Управдом” һәм җаваплы гаилә членнары катнаша.

12 нче апрельдә, Космонавтика көнендә, “Юнармия” сафларына кабул итү тантанасы булып узды. Аның сафларына бу көнне 8 мәктәптән 97 укучы басты. Хәзер анда барлыгы 140 укучы санала.

Бүген санитар-экологик 2 айлык кысаларында районның инвалидлар һәм картлар интернаты коллективы үз территорияләрен чистартырга өмәгә чыкты.

Югары Ослан мәктәбендә район математика укытучыларының “Хәзерге заман математика дәресенә укучының кызыксынуын арттыру” дип атаган семинар узды. Аның кысаларында Фокеева В.С.  6 нчы сыйныф укучыларына дәрес бирде.

Муниципаль архивта җирле үзидарә көнендә “Ачык ишекләр” көне булды.

Кичә 12 нче апрельдә көннең икенче яртысында субботник булып узды. Аны үз хезмәткәрләре өчен районның авыл хуҗалыгы һәм сәүдә үлеге оештырды.

БДИ – һәр чыгарылыш сыйныфы укучысы өчен бик җаваплы адым. Бала инде зурларча алдагы тормышка хәзерләнә башлый, планнар кора, җитдиләнә. Математика фәне дөрес хәзерләнгән вакытта һәр кешегә дә бирелә. Ә барыбер баланы көн саен бу эшкә тартырга кирәк.

Кичә район китапханәсендә Югары Ослан мәктәбе укучылары өчен Космонавтика көненә багышланган “ Планеталарның ерак тузанлы сукмакларында” дип аталган әдәби сәяхәт булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International