ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2017 ел
җомга

Бүген Югары Осланның “Яшь гвардия” иҗтимагый бүлеге үзенең җитәкчесе Диана Ахметшина белән Югары Ослан урта мәктәбендә "ЭКОпроба — гляди в оба!" федераль проекты кысаларында 9 нчы сыйныф укучылары арасында экологик диктант үткәрде.

Йорт этләрен битлек киертмичә саксыз парк, сквер, һәм башка иҗтимагый урыннарда йөртүче гражданнар штраф рәвешендә җаваплылыкка тартылачак.

Кичә район башлыгы урынбасары С.Осянин ТР Роспотребнадзор башлыгы Марина Потяшина үткәргән утырышта катнашты. Барлык районнар да эчә торган суның катылыгы елдан-ел артуын һәм аны киметү өченфинанс ресурслары кирәклеген белдерделәр.

Кичә район Советының актлар залында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары В.Тимиряев җитәкчелегендә авыл җирлеге башлыклары утырышы булып узды.


13
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

12 нче апрельдә район культура йортында “Яшә, җирем!” КВН ы финалы булып узды. Анда: Түбән Осланның – “Оптимисты”, Югары Ослан гимназиясенең – “Туристы  25+”, Макылның “Эко пост” һәм Шеланга мәктәбенең “Эко – энтузиасты” командалары ярышты.

Бүген Башкарма комитет җитәкчесе кабинетында Югары Ослан районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.

РФ ның налог Кодексының 361.1 маддәсе нигезендә 2015 нче елдан башлап 12 тоннадан артмаган максималь массалы транспорт хуҗаларына налог льготасы каралган.
Бу льгота:

Россия ИФНС ның районара 19 нчы номерлы бүлеге “Ачык ишекләр көне” акциясе үздыра. Анда физик затларның доходлары турында налог декларациясе тутыру, налог законнары турында гражданнарга мәгълүмат бирү өчен оештыралар.

20 нче апрельдә безнең район территориясендә гражданнарны хокукый сораулары буенча төрле министрлык һәм ведомство вәкилләре кабул итәчәк. Анда ТР Президенты Аппараты, ТР Дәүләт Советы Аппараты, юстиция, мәгариф һәм фән, сәламәтлек саклау,  төзелеш һәм архитектура, җир һәм мөлкәт, халыкны социаль яклау һәм ярдәм күрсәтү Министрлыклары, Росреестр идарәсе вәкилләре, федераль налог хезмәте, пенсион фонд, адвокат һәм наториаль Палата вәкилләре катнашачак.

12 нче апрель – бөтендөнья Космонавтика көне. Бу көнне районныд яшьләр клубында инде 2 нче ел “Лего” иҗаты түгәрәге членнары чара үткәрәләр. Аның максаты – космоска очу буенча белемнәрне арттыру һәм балаларда патриотик хисләр тәрбияләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International