ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Узган сишәмбедә район китапханәсе хезмәткәрләре картлар һәм инвалидлар интернатында “Терроризм җәмгыятькә куркыныч яный” дигән акция уздырдылар.

Шулай ди дөнья чемпионы, Татарстан, Чувашия республикалары чемпионы, гирь спорт төре белән шөгыльләнүче Д.В.Плохов, Макыл спортсменнары тренеры, ДЮСШ мәктәбе тренеры И.А.Осянин укучысы.

Узган атна ахырында Коргуза авылы клубында 2017 нче ел юбилярларына багышланган “Юбилейда синең битләреңне ачабыз...” дигән концерт программасы уздырылды.

Кичә район башлыгы Марат Зиатдинов район предприятиеләре, авыл хуҗалыгы фермерлары белән производство утырышы үткәрде. Анда терлекчелекнең 1 нче кварталда җитештерү дәрәҗәсе һәм язгы кыр эшләренә әзерлекнең торышы каралды. Утырыш “Заря” Агрофирмасында узды. Бу предприятие терлекчелек буенча яхшы күрсәткечләргә иреште (сөт җитештерү соңгы 3 айда 143% ка арткан), ә техниканы чәчүгә әзерләү буенча 100%  тәшкил итә.

Кичә район Советының кече залында район башлыгы урынбасары С.Осянин Югары Ослан районы территориясендә ритуаль услугалар күрсәтүнең эшчәнлеген оештыру турында киңәшмә уздырды.


12
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Санитар экологик 2 айлык кысаларында авыл җирлекләре хезмәткәрләре автомобиль юллар янындагы территорияләрне чүп-чардан арындырырга чыкты. Бу акциягә беренчеләрдән булып Олы Мәми, Макыл, Соболевское, Вахит авыл җирлекләре башлады.

Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре көне алдыннан Югары Ослан гимназиясендә “Күңелле стартлар” булып узды.

11 апрель көнне Югары Ослан муниципаль  районы Октябрь авыл җирлегендә Лукояновлар гаиләсе Иван улы Степан  һәм Илья кызы Раиса 60 ел бергә тигез гомер итүләрен, алтын туйларын билгеләп үттеләр.

22 нче апрелдә Казанда Татарстан халыклары сүезды узачак. Районның Иҗтимагый Советы җыенында анда делегатла сайланган иде. Барлык 6 кеше дә делегат булырга ик тә хаклы, янып-көеп районның үсеше өчен көрәшүчеләр: Набаткина Светлана (чуваш диаспорасы), Галина Полякова (рус), Римма Юрьевна (белорус музее), Нусрат Муфталиев (башка милләт), Гулия Камалетдинова (татар милләте) вәкилләреннән үзләренең максатлары турында сөйләделәр.

12 нче апрель көнне кич белән һәм көндез Татарстанда секундына 15-17 метр тизлектә бик көчле җил көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International