ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Югары Осланда балалар иҗат мәктәбе төзелеше бик тиз темплар белән дәвам итә.

11 нче апрельдә 8.00 сәгать 15 минутта Түбән Осланның Заводская урамындагы бер аерым йорт яна башлый. Агач йортны ут бик тиз камап ала. Бу хәлне тәрәзәдән авыл җирлеге башлыгы күреп ала. Ул 1 минут та уйлап тормыйча йотка ташлана, чөнки анда берүзе генә яши торган хуҗаның начар күрүе һәм ишетүе турында ул белә.

Бүген Космонавтлар көнендә районның ”Яшь гвардия” оешмасы волонтерлар белән берлектә "SаMоSтоятельные дети" һәм "Волонтеры Победы" проектлары кысасында урам акциясе үткәрделәр.

12 нче апрельдә Россия Космонавтика көнен билгеләп үтә.

Район медицина комиссиясе үзенең эшен дәвам итә. 11 нче апрельгә инде тулысынча комиссияне үтеп бетерүчеләр исәбендә Олы Мәми, Канаш, Коргуза авыл җирлекләре.


11
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Ел да уза торган проза әсәрләрен телдән уку буенча “Тере классика” конкурсының йомгаклары билгеле булды.

16 балалар сәнгать мәктәбе укучысы илнең төрле почмакларыннан җыелган хореографик коллективлар арасында узган ярышта катнашты. 8 нче апрельдә Казанда узган "Траектория kids - 2017" фестиваль конкурста 300 дән артык кеше катнашты.

Кичә Югары Ослан авыл җирлеге башлыгы урынбасары В.Раков “Халык контроле” информацион системасы аркылы Профсоюзлар урамында салынып ята торган законсыз төзелү объектын тикшерде.

Бүген, 11 нче апрельдә, санитар экологик 2 айлык кысаларнда Яшьләр клубы хезмәткәрләре һәм Югары Ослан мәктәбе өмәгә чыкты. Алар үз учреждениеләре территориясендәге барлык чүп-чарны һәм корыган үсемлекләрне чистартты.

11 нче апрельдә район башлыгы Марат Зиатдинов Макыл халкын кабул итте. Аның белән очрашуга 10 кеше җир, торак, теплиөа ачу, янгында калучыларга булышу, күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү, Макыл авылын төзекләндерү мәсьәләләре иде алар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International