7 нче апрельдә Бөтен дөньяда сәламәтлек көнен билгеләп үтәләр. Бу датага багышлап Үзәк китапханәдә ”Укып сәламәтләнегез” дигән китап күргәзмәсе барлыкка килде.
Хөрмәтле Югары Ослан халкы! 8 нче апрельдә районның “Чемпион” спорт комплексында 7 нче Спартакиада кысаларында баскетбол буенча турнир үткәрелә.
Югары Ослан район Советының гомуми бүлеге регуляр рәвештә бердәм кабул итү көненең нәтиҗәләрен чыгаралар.
“Сәләт” юнәлеше – ТР яшьләренең интеллектуаль үсешен һәм иҗади потенциалын билгеләүче система.
2017 не елның мартында “Таврида” Бөтенроссия яшьләр мәгарифе форумына гаризалар кабул итү башланды.
КВН уены дәвам итә.
5 нче апрельдә Югары Ослан районының балигъ булмаган балалар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.
Республикакүләм “Мин татарча сөйләшәм” акциясен тормышка ашыру йөзеннән районның Үзәк китапханәсендә китапханә дәресе узды. Анда Г.Дәүләтшина җитәкчелегендә 4 нче сыйныф укучылары милли туган як бүлегендә татарча басмалар һәм “Табигать – безнең зур байлыгыбыз” дигән күргәзмә белән таныштылар, Татарстанның экологик проблемалары турында сөйләштеләр.
1 нче апрельдән Татарстанда санитар-экологик 2 айлык старт алды. Ул 31 нче майга кадәр дәвам итә. Бу айлыкта ишегалларын, яшеллекләрне, массакүләм кеше җыела торган урыннарны, бакчаларны, парк һәм скверларны тәртипкә китерәчәкләр.
Иртәгә, 6 нчы апрельдә, сәгать 10.00 да ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды вәкиле Х.К.Хәмидуллин белән очрашу оештырыла.