Узган ял көннәрендә Ижевск шәһәрендә көрәш буенча Россия Кубогы булып узды. Бу ярышларда Югары Ослан егетләре дә катнашты.
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе кабинетында Югары Ослан юлларында куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча комиссия утырышы булды.
Бүген, 21 нче март. БМО тарафыннан Бөтендөнья җир көне дип игълан ителгән. Бу көн инде 1971 нче елдан бирле көн белән төннең тигезләшкән көнендә билгеләп үтелә.
21 нче мартта музыка мәктшәәбендә укучы балалар сольфедңио буенча чыгарылыш имтиханнары язма эшен башкарды. Алар музыка теориясе, нота грамотасын интервал, аккордлар турында белемнәрен язмача тапшырдылар. Ә телдән имтихан 4 нче чиректә булачак.
Буген Югары Ослан урта мәктәбендә “Интернет технологияләрнең балалар тәрбиясенә һәм укуына уңай һәм тискәре йогынтысы, суицид гамәлләргә каршы профилактика чарарары” темасына педагогик киңәшмә уздырылды. Мәктәп директоры Борисова И.В. көн тәртибен игълан итте. Беренче булып чыгыш ясаучы тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Анохин С.Н. яшүсмерләргә интернетның уңай һәм тискәре йогынтысы , интернетта уткәрелгән вакыт турында сорау алу нәтиҗәләре белән таныштырды. Мәктәп психологы Корнильева О.Б. суицид гамәлләр турында сөйләде.Педсоведның икенче өлешендә Анохин С.Н. « Визит карточкасы» «Көзге» «Шәм» исемле психологик тренинг үткәрде. Директор урынбасары Козина Е.Н. катнашучыларны өченче чиректәөлгереш нәтиҗәләре һәм белем сыйфаты белән таныштырды. Мәктәп директоры Борисова И.В. хезмәттәшләренә « ЕГО чишәм» сайтында эшләү тәртибен күрсәтте.
20 нче мартта Матюшино урта мәктәбендә башлангыч һөнәри тракторчылар әзерләү курслары үткәрелә башлады.
РФ Прокуратурасының 2017 нче елның 3 нче мартында чыккан “РФ прокуатурасы органнарында предпринимательләрне кабул итү көнен оештыру һәм үткәрү” турындагы 139/7р номерлы карары нигезендә 2017 нче елның апреленнән башлап һәр сишәмбе көнне сәгатҗ 9.00 дан 12.00 гә кадәр Югары Ослан районы прокуратурасы Советская урамы 24 нче йортта предпринимательләрне кабул итәчәк һәм аларның мөрәҗәгатьләрен караячак.
Хөрмәтле Югары Ослан районының торак –коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре һәм көнкүреш хезмәте күрсәтүчеләре” Сезне профессиональ бәйрәмегез белән кайнар котлыйм!
18 нче мартта, шимбә көнне, район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә эш сораулары буенча оператив утырыш булып узды.
Куралово мәктәбенең “Җиңү мирасы” эзләнү отряды үз авыллары һәм Татар Борнашы авлының Бөек Ватан сугышында һәлак булып, билгесез югалган фронтовикларын барлау эшен дәвам итәләр.