4 нче мартта район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре белән эшлекле утырыш уздырды.
2017 нче елның 2 аенда авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары барлыгы 738 бозау алган. Бу күрсәткеч узган елга караганда 22 башка кимрәк.
Советлар Татариясе, Хезмәт Байрагы, Революция байрагы һәм Эшче. 100 ел эчендә иң дәрәҗәле басма бик күп тапкырлар исемен үзгәртте... Бүген ул “Татарстан Республикасы” дип атала.
Бүген Куралово мәктәбендә мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары “Бала һәм ата-ана мөнәсәбәтләре” дип аталган семинарда катнашты. Анда класс җитәкчеләре, ата-ана комитетлары да җыелган иде.
Дуслар! 8 нче март көнне район культура йорты Сезне “Ирләр җырлаганда...” дигән бәйрәм концертына чакыра. Алар үз җырларын яраткан хатын-кызларына, әниләргә, әбиләргә багышлаячак.
Төрле профессия һәм конфессия арасындагы безнең геройлар һәр чын дәрәҗәсендәге ир-ат Армия сафларын үтәргә тиеш дип саныйлар. Кызыл Байрак авылының Йосыпов исемендәге мәчетенең имам-хатыбы Тимур хәзрәт Ибраһимов кайчандыр Ан – 26 очкычының летчик-капитаны булган. Анда күргәннәрен, тырышлык белән Советлар Союзына күпме груз ташыганлыкларын, андагы кыенлыклар турында бик озак сөйли ала ул. Ә Армиядән качып йөрүчеләрне ул бөтенләй аңламый, үз Ватанына бурычын түләмәгән кеше чын ир дип аталамы инде?
Иҗтимагый Советларның тарихы Татарстанда 2009 нчы елда башлана. Алар бу аз гына еллар эчендә гражданнар җәмгыятенең реаль институты булып оешыртымы? Әллә алар хөкүмәтнең “туй генераллары” булып җылы урынга кереп утырдымы? Безнең корреспондент шуның турында яза:
2017 нче елның урып – җыю кырларындагы уңыш өчен барлыгы 756 тонна менераль ашлама кертелгән.
1 нче март көнне Макыл урта мәктәбендә район чаңгы ярышлары булып узды. Анда 15 мәктәптән 76 укучы катнашты.
27 нче февральдә Куралово балалар бакчасында район балалар бакчалары җитәкчеләре белән “Балалар бакчаларында белем һәм тәрбия бирүнең эффектлы алымнары” дигән семинар үткәрелде.