ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 нче елның 2 ае нәтиҗәләре буенча район ЗАГС бүлегендә 16 яңа туган бала: 7 малай, 9 кыз регистрацияләнгән. Шуның белән бергә 28 ир кеше, 19 хатын-кыз үлгән.

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренең язгы кыр эшләренә машина – трактор паркын хәзерләвен карап йөрде комиссия.

28 нче февральдә Яшел Үзән шәһәрендә балигъ булмаган балалар арасында суицид очракларын булдырмау профилактикасы буенча республика комиссиясе булып кайтты. Югары Ослан районыннан анда Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Камалетдинова Г.Г., психолого-педагогик хезмәт җитәкчесе Ракова А.А. катнашты.

28 февраль көнне Матюшино урта мәктәбе  базасында “Аҗаган” уенының район этабы булып узды. “Аҗаган” уены  яшүсмерләрне хәрби хезмәткә әзерләү һәм аларга патриотик тәрбия бирү максатыннан үткәрелә.


1
март, 2017 ел
чәршәмбе

Район Башкарма комитеты 44 нче “Товарлар сатып алуда контрактлар төзү” дигән 2013 нче елның 3 нче апрелендә чыккан Федераль Закон буенча заказчикларны укытуны оештырды.

Балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында уза торган “Ел тәрбиячесе” конкурсында “Березка балалар бакчасы тәрбиячесе   Ходинович Марина Юрҗевна 135 тәрбияче арасында иң яхшылар рәтенә керде.

27 нче мартта Үзәк китапханәдә “Китапханәдә Туган якны өйрәнүдә традицияләр һәм яңалыклар” дигән темага семинар булып узды.

Югары Ослан район Советы юридик бүлеккә белгеч урынын вакантлы икәнен игълан итә.

Укучыларны Тарих фәне буенча имтиханнарга отышлы хәзерләү өчен республика укытучылары Казанда Мәгарифне үстерү институтына  семинарга җыелды. Безнең районнан анда Фаткуллина Л.А( МБОУ «Верхнеуслонская гимназия»), Лашнева Е.А( МБОУ «Кураловская СОШ»), Перепелкина Т.А.( МБОУ «Макуловская СОШ») и Набаткина С.П.(МБОУ «Большемеминская СОШ») катнашты.

Кичә районның Үзәк китапханәсендә “Бу турыда белергә кирәк!” дигән Халыкара наркомания гә каршы көрәш көненә багышланган китап күргәзмәсе барлыкка килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International