ТР мәгариф өлкәсе җитәкчеләренең профессиональ компетенциясен күтәрү һәм мәгариф учреждениеләренең үсеш юлы карталарын тормышка ашыру йөзеннән 30-31 нче январь көннәрендә ТР Мәгариф министры Э.Н.Фаттахов карары нигезендә Яшел Үзән шәһәрендә уку үткәрелде.
Ел башында авыл җирлекләрендә районның социаль-экономик үсеше йомгаклары буенча традиция буенча уза торган халык җыеннары тәмамланды.
ТР ның “Идел буе физкультура, спорт һәм туризм дәүләт Академиясе” бинасында Министрлык 2016 нчы елга нәтиҗәләр һәм 2017 нче елга планнар турында исәп тотты.
Хуҗалыклар ашламалар ташу белән мәшгуль.
2017 нче елның 2 нче февраленә 1 гектар чәчү җиренә 20,3 кг. ашлама кертелгән, ә район буенча ул гектарына 5,6 кг. тәшкил итә.
“Бердәм Россия” Бөтенроссия политик партиясенең Генераль Советы Секретаре Сергей Неверов безнең районның Вахитов беренчел партия секретаре, авыл җирлеге башлыгы А.Җәләлетдиновны Партия съезды эшендә актив катнашуы өчен рәхмәтен белдерә.
1 нче февральдә ТР Президенты катнашында видеоконференция рәвешендә финанс – бюджет Палатасы мәсьәләләренә краган утырыш булды. Аның темасы консолидированный бюджет һәм налог түләү, экономика тармагын алып баручы кадрлар хәзерләү сорауларына караган иде.
Бүген ТР премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министры Марат Ахметов 2016 нчы елда авыл хуҗлыгы тармагы йомгаклары һәм 2017 нче елга бу өлкәдәге планнар турындагы утырышны Югары Ослан авыл җирлегендә үткәрде.
Югары Ослан урта мәктәбенең 8-10 класс укучылары "Яшь һөнәрләр" ачышында катнаштылар.
2017 нче елның январенда ЗАГС хәбәрләре бенча тик 8 генә бала дөньяга килгән. Аларның 7 се – беренче бала, 2 се- малай, 6 сы - кыз.
Кичә “Беерезка”, Мәмәтхуҗа, Матюшино, Вахитово балалар бакчалары тәрбиячеләре зона семинарында катнаштылар. Аның төп темасы “Яңа укыту-методик әсбаплар ярдәмендә балаларны ТР дәүләт телләренә өйрәнү мөмкинлекләре” турында иде.