Татарстан Республикасы Прокуроры карары нигезендә 12 нче декабрь – район прокуратурасының кабул итү көне итеп билгеләнде.
Очрашу район прокуратурасы бинасында Совет урамы, 24 нче йортта сәгать 12.00 дән 20.00 гә кадәр узачак.
Район Яшьләр клубы педагог-психологлары инициативасы белән Казанның “Яшьләрнең инновацион һәм профилактик программалары Үзәге”ндә Югары Ослан мәктәбе, гимназиясе, Яр Моквашы һәм Куралово мәктәпләренең 7-8 нче сыйныф укучылары күңелле чарада булып кайтты.
Чәршәмбе көнне “Мәрхәмәтле Казан” дигән ачык форум башланып китте. Аның төп миссиясе - Татарстан башкаласында хәйрия системасының үсешен булдыру.
Хөрмәтле юристлар! Сезне профессиональ бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Бу бәйрәм кеше хокукы һәм ирке өчен хезмәт итүче бик күп сфера юристларын берләштерә.
Иртәгә Казанның Яңа Савин районында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Анда безнең районның да фермер хуҗалыклары катнашачак.
Югары Осланның Туган якны өйрәнү музее республиканың инвалидлар Союзы һәм Әфгәнстан инвалидлары Союзы белән тыгыз элемтәдә тора. Аның рәисе - Плеханов Сергей Александрович. Ул алар өчен төрле сугыш вакыйгалары белән бәйле чаралар үткәрә, яшьләр алдында чыгышлар ясый.
Югары Ослан районы Башкарма комитеты территориаль бүлеккә әйдәп баручы белгеч урыны вакантлы икәнен игълан итә.
6 нчы декабрьдә 8.00-12.00 сәгатьләр аралыгында Татарстан Росреестры “Бердәм кайнар линия көне” үткәрә. Ел ахырына таба традиция буенча күчемсез милекне регистрацияләү буенча гаризалар арта башлый.
Бүген Татарстанның төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында муниципаль бакчачылык, дачаларда су белән тәэмин ителеш, бункер мәйданчыклары кую, каты отходларны түгү мәсьәләләре буенча баланс комиссиясе узачак.
Кичә Яшьләр клубында “Ышаныч” үзәге педагог – психологлары катнашында “Минем тормышым – минем сайлавым” тренингы оештырылды. Анда район мәктәпләренең 7-8 нче сыйныф укучыларыҗыелды. Сүз наркомания дигән явыз чирнең коточкыч хәләкәткә алып баруы, аннан бик төгәп һәм вакытында саклану чаралары турында барды.