ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

28 нче ноябрьдән 3 нче декабрьгә кадәр Казанның Мәгарифне үстерү институтында «Татар теле укытуның сыйфатын күтәрү» дигән темага укытучыларның белемен күтәрү курслары бара.

25-27 нче ноябрь көннәрендә Индиянең Нью-Дели штатында роботлар буенча (World Robot Olympiad)  Бөтендөнья олимпиадасы булып узды. Анда бөтен илдән 440 команда килде. Татарстан Республикасыннан 19 команда катнашты. Шулар арасыннан лицей командасы Иннополис (Роман Вертячих һәм Семен Санаров) “Роботлар футболы” номинациясендә 3 нче урынны яулады.

Бүген Югары Ослан гимназиясендә физкультура укытучыларының “Дәрес һәм дәрестән тыш чараларда яңа стандартларга буйсындырылган физкультура дәресләре” дигән темага  зонаара семинар булып узды.

Хөрмәтле Югары Ослан халкы!

Сезне мәктәпләр эшчәнлегенә багышланган интернет – опроста катнашып, мәктәпләрнең белем бирү һәм услугалар күрсәтүен бәяләргә чакырабыз!

Сораулар:

Кичә Казанда “ Белем сыйфатын бәяләү региональ системасын формалаштыруда экспертларныд ролен арттыру” дигән темага республиканың предметлар буенча методик берләшмәләре җитәкчеләре форумы булып узды.


29
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

ТР ның культура Министрлыгы игълан иткән “Укуга мөнәсәбәтне арттыру буенча иҗади эшләр” конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды.  Конкурсның максаты – китап укуны алга чыгара торган  инновацион эшкәртмә һәм технологияләрне ачыклау.

Бүген ТР ның гадәттән тыш ситуацияләр һәм гражданнар оборонасы эшләре министры урынбасары О.А.Степущенко катнашында  АПК “Куркынычсыз шәһәр” системасыначып җибәрү буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды.

Бүген район Башкаррма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары В. Тимиряев гражданнарны кабул итте.

Бүген район Башкаррма комитеты җитәкчесе Л.Хәкимҗанов гражданнарны кабул итте.

Хөрмәтле район халкы!

1-10 декабрь көннәрендә район Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге тарафыннан сәламәтлеге чикләтелгән кешеләр өчен  2-18-46 телефоны аша “кайнар линия” оештырыла. Шул ук көнне ЗАГС бүлегендә гражданнарны кабул итү һәм алар өчен консультацияләр дә булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International