2017 нче елның январь аенда пенсионерларга пенсияне 5000 сумга артыграк түләячәкләр. Бу пенсияне алу өчен бернинди гариза да язарга кирәкми.
6нчы сентябрь көнне МБГББУ “Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбе”ндә сак яшәү айлыгы кысасында, 10ынчы сыйныф укучылары арасында “Гаять ситуацияләрдә куркынычсызлык һәм кешене саклау” һәм башка сораулар буенча бәйге үткәрелде.
“Безнең кадерле ветераныбыз” дигән социаль – гуманитар проектны үтәү максатында районның картлар һәм инвалидлар йортында тыл батырларына аерым яхшы шартлар тудыру буенча өзлексез эш алып барыла. Аның төп ноктасы булып урам территориясен матурлату, анда пейзажлар ясау булды.
Кичә балаларда табигый шартларда хәрәкәт иминлеген үстерү һәм спортка уңай караш тәрбияләү йөзеннән мәктәптә көзге кросс үткәрелде.
Хәзер мәктәпләрдә Куркынычсызлык айлыгы кысаларында укыту эвакуацияләре уза. Монда 2 минут эчендә мәктәп бинасын ташлап чабу, янгынга эләкмәү, кагыйдәләрне үтәү зарур. Укытучылар ОБЖ укытучысы Р.Фазлыевка рапорт бирделәр.
Кичә районның үзешчән сәнгатm осталары Ветераннар Советы рәисе Р.Троиwкая җитәкчелегендә Буа шәһәрендә “Балкыш – Сияние” фестивалендә булып кайттылар.
Налог түләүчеләр игътибар итегез: Дәүләт һәм муниципаль услугаларның Бердәм порталында, gosuslugi.ru сайтында урнашкан.
2015 нче елның 15 нче октябреннән физик затларның банкротлыкка төшүе турындагы процедураларны регулировать итә торган аконодательствога үзгәрешләр кертелде. Әгәр элек судка гариза белән үзенең банкрот икәнен физик зат үзе, яисә аның кредиторы гына мөрәҗәгать итә алса, хәзер гражданинны банкрот итеп налог органы да билгели ала.
Район китапханәсендә оештырылган язучы фантаст А.П.Казанцевка багышланган китап киштәсе шул исемне йөртә.
Хөрмәтле Югары Осланлылар!
ЭПУ "Зеленодольскгаз" оешмасы урта басымлы газүткәргечкә ремонт ясау сәбәпле, Югары Осланның Чехов һәм Советская урамнарында 8 нче сентябрь көнне сәгать 8.00 дән 20.00 гә кадәр газ сүнеп торачак.