ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2016 ел
дүшәмбе

26-17 нче мартларда узган “2016 нчы елның Йолдызлык” телевизион фестивалендә безнең районның 3 укучысы: Полина Анохина (Югары Ослан), Дмитрий Мельников (Иннополис), Диляра Галиева (Иннополис) финалга чыктылар.

22 нче мартта Иннополистагы  2 нче республика клиник больницасына Россиянең һәм Европаның реабилитологлары килеп китте Алар арасында Италиянең медицина реабилитациясе программасы аудиторы профессор Машо да бар иде. Кунакларны ТР ның сәламәтлек саклау Министрының беренче урынбасары С.А.Осипова озатып йөрде.

Узган атнада Коргуза мәктәбенең “Эзләнү” һәм “Намус истәлекләре” отрядлары республиканың “Учак” сәламәтләндерү лагеренда булып кайттылар. Алар анда үзләренең яшьтәшләре белән очраштылар.

25нче март көнне Введенка Бистәсе төп гомуми  белем бирү мәктәбе укучысы Зарипов Искәндәр Казан шәһәренең 139нчы гимназиясендә булды. Биредә гыйнвар аенда оештырылган  “Династии России” исемле регионара иҗади эшләр бәйгесенә  йомгаклар ясау тантанасы үткәрелде.

Узган җомгада Казан шәһәре Башкарма комитетында ТР ның Экология һәм табигать ресурслары Министры урынбасары Ф.Шакиров Казан, Югары Ослан, Биектау, Балык Бистәсе, Питрәч, Теләче районнары белән Санитар-экологик 2 айлык турында утырыш уздырды.

25-27 март көннәрендә Казанның “Бокс һәм өстәл теннисы Үзәгендә “Татарстан өметләре” дип аталган теннис турниры булып узды.

Район башлыгы Марат Зиатдинов авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләре, фермерлар белән “Заря” совхозында язгы кыр эшләренә хәзерлек турында  производство киңәмәсе уздырды.

ТР Министрлар Кабинетының 138 нче номерлы карары нигезендә Авыл хуҗалыгына эшкә кайткан яшь белгечләргә ярдәмнең тәртибе һәм размеры билгеләнде.

Росстат 2016 нчы елның 1 нче июленнән 15 нче августына кадәр бара торган Бөтенроссия авыл хуҗалыгы халык санын исәпкә алуга хәзерлек эшләре алып бара.

22 нче мартта Коргуза авылының Любовь Грачева и Татьяна Назарова районның 85 еллык юбилеена багышлап үзләренең авылдашы пенсионер, элеккеге район башлыгы Осянин В.Г.ның әтисе Осянин Геннадий Яковлевич янына бардылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International